Ибраһим Үзбәкев
Ибраһим Үзбәкев (1902, Карасу, Иске Мукшы (Кәкрекүл) вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 7 ноябрь 1989, Казан) — СССР партия һәм матбугат эшлеклесе, «Кызыл Татарстан» газетының җаваплы мөхәррире (1941—1950)[1].
Тәрҗемәи хәле
Ибраһим Үзбәкев 1902 елда Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волосты Карасу авылында туа.
Партия эшендә
1935—1937 елларда ВКП(б)ның Баулы район комитетын җитәкли. Райкомдагы эшеннән соң Казанга күчеп, «Кызыл Татарстан» газеты мөхәррире урынбасары була[2].
Матбугатта эшләве
1941—1950 елларда «Кызыл Татарстан» газетының җаваплы мөхәррире булып эшли[1]. Бөек Ватан сугышы елларында газета фронттагы татар язучылары белән элемтә тота. 1945 ел башында Гадел Кутуй редакциягә «Берлин юлында очрашу» әсәрен җибәрә. Кулъязма ахырында Ибраһим Үзбәкевкә һәм Рәбкигә адресланган хат та була: анда язучы үз материалларының газетада басылуы һәм башка басмаларда күчереп чыгарылуы турында яза[3].
Ибраһим Үзбәкев - «Татарстан авыл хуҗалыгы» журналының мөхәррирләренең берсе. ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы органы булган бу басма 1949 елның сентябреннән «Колхоз бригадасы», 1954 елдан «Татарстан авыл хуҗалыгы» исемен йөртә. Журналда аграр фән казанышлары, күмәк хуҗалыклар һәм машина-трактор станцияләре тәҗрибәсе, республика авыл хуҗалыгы мәсьәләләре яктыртыла[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Измайлов И., Гибадуллина Р. (1996). ««Не дано марксистской оценки Золотой Орде»» (ru). Гасырлар авазы — Эхо веков (3—4).
- ↑ Здесь наш исток, наше начало (рус.). Централизованная библиотечная система Бавлинского муниципального района Республики Татарстан (1 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2026.
- ↑ Габдрахман Минский (1968). «Якын дустыбыз, акыллы киңәшчебез» (tt). Казан утлары (3).
- ↑ З. З. Гыйләҗев. Татарстан авыл хуҗалыгы. Татар энциклопедиясе Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 октябрь 2026.