Икенче чирмеш сугышы

Икенче чирмеш сугышы (чирм. Кокымшо марий сар) — Рус патшалыгына кушылганнан соң чирмәшләрнең күтәрелеше. Хөкүмәт гаскәрләренең биңүе белән тәмамланды.

Күтәрлеш 1571 елда, Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең уңышлы явыннан һәм аның тарафыннан Мәскәүне яндыруыннан башлады. Күтәрелешне әзерләвендә чирмеш кенәзе Качак (Мәмеш-Бирденең улы) бик актив катнашкан. Ул милли-азатлык һәм феодальлеккә каршы характерда булды. Күтәрүчеләр кырымлыларның ярдәменә исәп тотканнар, әмма руслар тарафыннан каты җиңелгән Кырым чирүе ярдәм күрсәтә алмаган. Чирмеш картлары күтәрелешкә көчле тәэсир ясаганнар.

Тулы бер чаралар комплексы ярдәмендә (күтәрүчеләрнең уртача каршлы канаты белән сөйләшүләр, сатып алулар, күтәрүчеләрне аларның чит ил берлектәшләреннән аеру, җәзалау яулары, Кокшайск һ.б. кальгаләрне салу) Явыз Иванның хөкүмәте башта күтәрүчеләрнең сафларын таркалуга, ә аннан соң күтәрелешне бастыруга иреште.

Моны да карагыз

Тышкы сылтамалар