Мәмеш-Бирде

Мәмеш-Бирде (Мәмешбирде, Мамышбирде, рус. Мамич-Бердей; XVI гасырякынча 1556, Мәскәү) — мари халкының каһарманы, йөзбаш кенәз, Беренче чирмеш сугышында (1552-1557) төп фигура, Кече Какшанда берничә йөзлек-волость хуҗасы. Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушуга каршылык күрсәтүче, мари җирләрен буйсындыруда Иван IV линиясенең актив оппоненты.

Эшчәнлеге

1552-1554 елларда зур булмаган фетнәчеләр төркеме белән җитәкчелек итә[1].

1553 елда Мишәдә (Лаеш янында) Ташкирмән шәһәрлеген төзегән дип санала[2].

1554 елның көз ахырында Мәмеш-Бирде гаскәре Казанга яный башлый: Иделдә рус судноларына һөҗүмнәр ясый, елгадагы хәрәкәтне туктата. Аларга каршы Мәскәүдән кенәз И.Ф. Мстиславский җитәкчелегендәге гаскәр җибәрелә. Аның составында башында кенәз Арай бәк торган Касыйм татарлары, Е.Тенишев бәк җитәкләгән Темников татарлары да була[3].

Хәрби хәрәкәтләр 1554–1555 елларның кыш айларында дәвам итә, алмаш уңышлы була. Мәмеш-Бирде хәрби хәрәкәтләрне тау ягына күчерә, Сөндер тавында Чалым кальга-ныгытмасын төзи. Февральдә баш күтәрүчеләр Арча ягына яу белән баралар, яңа төзелгән ныгытмалардагы Казан укчылары һәм йомышлы татарлар аларның һөҗүмнәрен кире кагалар. Яз уртасында баш күтәрүчеләр шактый уңышка ирешәләр[3].

1555 елга Мәмеш-Бирде отряды берничә мең сугышчыга кадәр үсә. Шул ук елда, Казан ханлыгын азат итү максатыннан, Нугай урдасыннан хан улы Ахпол бәйне чакыра, әмма соңгысы үзенең 300 сугышчыдан торган отряды белән фетнәчеләргә ярдәм итми, ә бәлки чирмешләрне талау белән шөгыльләнә, моның өчен якыннары белән бергә җәзалап үтерелә. Шуннан соң Мәмеш-Бирде Идел буе халыкларының рус патшалыгыннан бәйсезлекләрен торгызу хәрәкәтен үзе җитәкли башлый[1].

1555 елның сентябрендә Н.Ф. Мстиславский гаскәренә алмашка А.М.Курбский белән Ф.И.Троекуров җитәкчелегендә яңа көчләр җибәрелә, әмма хәл үзгәрми[3].

1556 елның язында П.И. Шуйский патшага «Арча кешеләре һәм государьга якын кешеләр хыянәт иттеләр һәм укчыларны җиңделәр», дип хәбәр итә. Баш күтәрүнең үзәге булып элеккечә Казан арты кала. Баш күтәрүчеләр Тау ягында да актив хәрәкәтләрне дәвам иттерергә тырышалар[3].

Аның җитәкчелегендә болын мариларыннан, татарлар һәм удмуртлардан торган гаскәр туплана. 1556 елның яз башында баш күтәрүчеләр (2 мең чамасы кеше) Мәмеш-Бирде җитәкчелегендә һәм нугай отрядлары ярдәмендә рус патшасы хакимиятен кабул иткән тау кешеләренә (чуашларга) каршы актив сугышалар. Чуашларның йөзбашы Алтыш тарафыннан Мәмеш-Бирде кулга алына һәм рус хакимиятенә тотып бирелә.Мәскәүдә җәзалап үтерелә.Баш күтәрүчеләр отряды тар-мар ителә, Чалым кальгасы җимерелә[1][3].

Нәсел дәвамчылары

Мәмеш-Бирденең балалары аның волостьларына Икенче чирмеш сугышы (1571-1574) башланганчы хуҗа булып торалар. Мәмеш-Бирденең улы Качак Икенче чирмеш сугышында азатлык хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе була. Мәмеш- Бирденең оныгы Җангали исемле булган[1].

Исемен мәңгеләштерү

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Мамич-Бердей  [рус.] (2011-04-17). 6 август 2025 тикшерелде.
  2. Городище Таш Кирменское – историческое свидетельство (рус.). Марийские лесоходы (16 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
  3. 1 2 3 4 5 Е.В.Липаков. Казанская война 1552–1556 гг. (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  4. Яндаков Л.Л. Мамич-Бердей: роман // Ончыко : журнал. — 2001. — Апрель (№ 4). — С. 13-71.
  5. Кудрявцев И. М. Открытие Камня почёта Мамичу Бердею (рус.). марийушем.рф (3 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.

Әдәбият

  • Соловьёв С. М. История России с древнейших времён. — М.: Университетская типография, 1874.
  • Бахтин А. Г. XV—XVI века в истории Марийского края. — Йошкар-Ола: Марийский полигр.-изд. комб., 1998. — 191 с. — ISBN 5-87898-035-5.
  • Бахтин А. Г. Марийский край в XIII—XVI веках: очерки по истории. — Йошкар-Ола: МарГУ, 2012. — 660 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-94808-678-1.
  • Марийская биографическая энциклопедия:Мамич-Бердей / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2007. — С. 226—227. — 480 с. — 2032 экз. — ISBN 5-87898-357-0.
  • Бахтин А. Г. К вопросу о Мамич-Бердеевых волостях // Вестник Марийского государственного университета. Серия: Исторические науки. Юридические науки : журнал. — 2015. — С. 5—14.

Сылтамалар