Ташкирмән археологик комплексы

Ташкирмән археологик комплексы (рус. Ташкирменьский археологический комплекс) — Татарстан Республикасы Лаеш районында, Мишә елгасының уң ярында (Кама елгасының уң кушылдыгы), Ташкирмән һәм Макаровка авыллары янында урнашкан археологик һәйкәл.

Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[1][2].

Тасвирлама

Ташкирмән археологик комплексы бронза гасырга караган торулыклар, 5 авыллык, «Кала Баш» һәм «Бишек Кала» шәһәрлекләре, Имәнкискә культурасына караган каберлек, шулай ук Болгар археологик культурасына караган авыллык һәм каберлекне үз эченә ала[3]. Комплексны өйрәнү 1871 елда А. Н. Стоянов тарафыннан башлана, 1948 елда — археолог, Казан археологлар мәктәбенә нигез салучы Н. Ф. Калинин[4], 1960–1980 елларда — А. М. Ефимова, А. Х. Халиков, ә 1965 елда археолог П. Н. Старостин[5] һәм башка галимнәр тарафыннан дәвам ителә[3].

Ташкирмән авылы тирәсендә ачыкланган археология истәлекләре исемлеге[6]:

  • I, III һәм VIII Ташкирмән торулыклары (Казан яны культурасының Маклашеевка этабы);
  • III, IV һәм VII Ташкирмән торулыклары (Казан яны культурасы);
  • V Ташкирмән торулыгы (неолит дәвере, Казан яны культурасы);
  • I, II, III, V һәм VI Ташкирмән авыллыгы (Имәнкискә культурасы);
  • IV Ташкирмән авыллыгы һәм каберлеге (Имәнкискә культурасы, гомумболгар истәлеге);
  • I Ташкирмән шәһәрлеге һәм каберлекләре (гомумболгар истәлеге, Имәнкискә культурасы, борынгы мордва истәлеге);
  • II Ташкирмән шәһәрлеге («Бишек-Тау», Имәнкискә культурасы);
  • Ташкирмән каберлеге (Имәнкискә культурасы, борынгы мордва истәлеге);
  • Ташкирмән хәзинәсе (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге);
  • I һәм II Ташкирмән табылдыклары (бронза);
  • III Ташкирмән табылдыклары (Ананьино, Азелино, Имәнкискә культуралары һәм, гомумболгар истәлеге).

«Кала Баш» шәһәрлеге

Шәһәрлекләрнең иң зурысы — «Кала Баш». Аның мәйданы якынча 0,6 га. Ул крепость дивары белән ныгытылган: диварның биеклеге 6 м га кадәр җитә, нигезе киңлеге якынча 10 м. Дивар эзе буенча, башта ул балчык белән сыланган агач каркастан төзелгән, соңыннан яндырылып чыныктырылган. Шушы яндырылган дивар аркасында «Таш кирмән» топонимы (таш крепость) һәм авыл атамасы Ташкирмән килеп чыккан[3][7].

Мәдәни катлам калынлыгы 1 м чамасы, анда Имәнкискә культурасына караган керамика табыла. Городище читендә Имәнкискә авыллыгы (дивар корылмасы һәм керамика чыккан урын белән ярымземлянка калдыклары) һәм каберлек ачыла. Бер кабердә җирләү яндыру йоласы белән кечкенә квадрат чокырда башкарылган була, чокыр төбендә яссы төпле әвәләп эшләнгән савыт табыла. Икенче кабердә ингумация йоласы (сузып күмү) кулланылган була: гәүдә сөякләре янында бронза аеллар, тимер без һәм пычак табыла, мәетнең аяклары янында ат аяклары һәм баш сөяге, 3 яссы төпле савыт ята[3].

«Бишек Кала» шәһәрлеге

«Бишек Кала» (тат. бишек кала — бишек-крепость) кечкенә борында урнашкан (озынлыгы 20 м, киңлеге 7–8 м). Ул кыр ягыннан конуссыман туфрак вал белән ныгытылган (биеклеге 1,5 м чамасы). Городище янында, болын өсте террасасы кырыенда, авыллык урнашкан[3].

Болгар чоры истәлекләре

«Кала Баш» шәһәрлеге янында болгар авыллыгы һәм мөселман йоласы буенча башкарылган каберлек табыла. Бу Болгар культурасының төбәктә киң таралганын күрсәтә[3].

Торышы

1957 елда Жигулевск ГЭСы төзелеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән Куйбышев сусаклагычы археологик һәйкәлләрнең, шул исәптән Ташкирмән шәһәрлекләренең дә, торышына зур йогынты ясый. Яр сызыгының җимерелү процессы дәвам итә, бу исә яр буе зонасында урнашкан археологик объектлар өчен куркыныч тудыра[8].

Искәрмәләр

  1. Объект культурного наследия №1600420000 (рус.). Культурное наследие России. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  2. Постановление Совета Министров ТАССР от 30 октября 1959 г. № 591 «О мероприятиях по улучшению состояния охраны, реставрации и популяризации памятников культуры, находящихся на территории Татарской АССР».
  3. 1 2 3 4 5 6 Старостин П.Н. Ташкирменьский комплекс // Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, ответ. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. — Т. 5. — С. 597–598.
  4. Хузин Ф. Ш. Основатель казанской школы археологии (к 130-летию со дня рождения Н. Ф. Калинина) // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья : журнал. — 2018. — № 8. Т.1. — С. 200—210.
  5. Старостин П. Н. Ташкирменьский могильник // Памятники древней истории Волго-Камья. — Казань, 1994. С. 123—133.
  6. Ташкирмән (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  7. Городище «Кала-Башы» (рус.). Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  8. Гайнуллин И. И., Усманов Б. М. Использование ГИС-технологий в системе охранно-спасательных археологических исследований на территории Республики Татарстан // Археология и естественные науки Татарстана. Кн. 4 : журнал. — Казань, 2011. — С. 321-335.

Әдәбият