Ананьино каберлеге

Ананьино каберлеге (рус. Ананьинский могильник) — Ананьино мәдәниятенең беренче тикшерелгән һәйкәле, федераль әһәмияттәге һәйкәл. Безнең эрага кадәр VIII / VII—IV гасырлар белән даталана; Ананьино каберлеген ачу «Ананьино мәдәнияте» термины барлыкка килүгә сәбәп була. Бу каберлекнең нинди халык тарафыннан корылуы билгеле түгел.

Өйрәнү тарихы

Каберлек очраклы рәвештә, язгы ташулар нәтиҗәсендә ачыла. Су агымы белән юылып чыккан сөякләрне җирле халык кабат җирли яки ташлый, ә табылган әйберләрне (шул исәптән аңлашылмаган язулар һәм сүрәтләр төшерелгән таш плитәләрне) үз ихтыяҗларына яраклаштырып, хуҗалык эшләрендә куллана[1].

1849 елда табылдыкларга Алабугадагы Покров чиркәве рухание Михаил Ардашев игътибар итә, ә 1850 нче елларда алар белән галим К. Невоструев кызыксына башлый. Невоструев рәссам Иван Шишкинның әтисе — Иван Шишкин белән бергәләп казу эшләренә рөхсәт алу мәсьәләсе белән Вятка губернасы хакимиятенә мөрәҗәгать итәләр[2].

1858 елда, Иван Шишкин ярдәме белән, Вятка удел конторасы идарәчесе ярдәмчесе П. Алабин Ананьино каберлегендә беренче казу эшләрен башкара. Бер көн эчендә 47 кабер ачыла, кайберләрендә 2–3 кешенең җәсәде табыла. П. Алабин профессиональ археолог булмаса да, ул табылдыклар турында мәгълүматны теркәп барырга һәм күзәтүләрен язып калдыруга зур игътибар бирә[3].

Ананьино каберлеген өйрәнүгә Россия галимнәре белән беррәттән фин археологлары да зур өлеш кертә. Иоганн Рейнхольд Аспелин биредә тикшеренүләр алып барган беренче фин археологы була. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә борынгы истәлекләрне системалы археологик өйрәнү башлана, шулай ук фин-угыр археологиясенең фәнни нигезләре салына [4].

XIXXX гасырларда каберлекне П. Лерх, П. Шестаков, П. Пасынков, А. Тальгрен, М. Стремберг-Комарова, П. Пономарёв, А. Спицын, Ф. Нефёдов, Н. Высоцкий, Н. Толмачёв, И. Износков, А. Збруева, А. Халиков һәм башка галимнәр тикшерә[4].

Ананьино каберлеге Алабуга дәүләт музей‑тыюлыгы составына керә һәм башта РСФСР Министрлар Советының 1959 елның 30 октябрендәге карары белән, аннан соң РФ Президентының 1995 елның 20 февралендәге указлары нигезендә дәүләт сагы астында тора[5].

2018 елда Ананьино каберлегенең ачылуына 160 ел тулу уңаеннан өч көнлек фәнни форум уздырыла[6]. 2025 елда «Төньяк Евразиянең бронза һәм иртә тимер гасырлары археологиясе: Ананьин дөньясы» Бөтенроссия фәнни конференциясе уза. Анда 62 галим, шул исәптән 59 Россия һәм 3 чит ил белгече катнаша[7].

Табылган материаллар

Ананьино каберлегендә табылган материаллар аның безнең эрага кадәр IVIII гасырларда барлыкка килүен күрсәтә[8].

Ананьино каберлеге урынында неолит һәм соңгы бронза дәверләренә караган торак пунктлар, шулай ук бронза гасыры ахырына нисбәтле каберлек (маклашеев мәдәнияте — б. э. к. XII/XIIX/VIII гасырлар) булган. Иртә тимер гасырының постмаклашеев мәдәнияте белән (б. э. к. IX/VIII—VII/VI гасырлар) предскиф һәм иртә скиф тибындагы әйберләр бәйле. Каберлекнең күбесенчә җирләүләре баулы керамика белән характерланган ананьин мәдәниятенә карый (б. э. к. VII/VI—IV гасырлар[9].

Җиргә чокып ясалган каберләрдә түгәрәк төпле балчык савытлар, бронзадан эшләнгән пычаклар һәм хәнҗәрләр, уклар һәм сөңге очлары, шулай ук төрле бизәнү әйберләре очрый. Күмү йолаларында утка табыну элементлары ачык күренә. Кабер өстенә куелган яссы таш плитәләргә мәрхүмнең сурәте, шулай ук аның кораллары символик рәвештә чокып ясала[8]. Шулай ук кайбер каберләрдә кешебаш сөякләре дә сакланган. Антропологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, җәсәдләрнең тибы үзенчәлекле — европеоид элементы белән катнаш «түбән битле» монголоидлар[9].

Ананьин каберлегеннән табылган әйберләр (бакыр, көмеш, алтын һәм башка материаллардан эшләнгән 1500 дән артык предмет) бүгенге көндә Казан, Ижау, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Хельсинки шәһәрләрендәге музей фондларында саклана[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Ананьинский могильник, I тыс. до н.э. Сайт Елабужского государственного музея-заповедника. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2025.
  2. С. В. Кузьминых, А.А. Чижевский. Ананьинский могильник: основные вехи исследований, коллекции и характер памятника // Археология Евразийский степей : журнал. — 2009. — № Выпуск 8. — С. 6-12.
  3. А. В. Жук. Ананьинский могильник: первые раскопки и первые впечатления // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете : журнал. — 2019. — С. 6—36.
  4. 1 2 Печников А. О. Исследование Ананьинского могильника И. Р. Аспелиным во второй половине XIX века // Диалог со временем : журнал. — 2011. — № 37. — С. 291-296.
  5. Эльза Кузнецова. Ученые и исследователи научной конференции побывали на Ананьинском могильнике в Елабуге. ИА «Татар-информ» (13 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2025.
  6. Археологи России посетили Ананьинский могильник в Елабужском районе. ИА «Татар-информ» (25 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2025.
  7. Состоялась Всероссийская конференция «Ананьинский мир: археология бронзового и раннего железного веков Северной Евразии». Институт археологии им. А.Х. Халикова АН РТ (26 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2025.
  8. 1 2 Ананьино каберлеге. Tatarica.org – Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2025.
  9. 1 2 С. В. Кузьминых. Ананьинский могильник. Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2025.

Чыганаклар

  • Ананьинский могильник // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге (Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона). — Санкт-Петербург, 1890—1907. — Т. 86 томда.
  • Ананьинский могильник // Большая российская энциклопедия. Т.1 / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М.: Большая российская энциклопедия, 2005. — С. 669. — 669 с. — ISBN 5-85270-329-X.