Илдар Ибраһимов (1967)
Илдар Ибраһимов (рус. Ильдар Ибрагимов, 16 август 1967, Казан) — шаһматчы, гроссмейстер (1993). Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Үзәк махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр Олимпия резервы мәктәбе тәрбияләнүчесе. Дөнья беренчелеге (1991, студентлар арасында), Дөнья чемпионаты (1991, команда исәбендә), ССРБ беренчелеге (1991, яшьләр арасында) җиңүчесе.
Тормыш юлы
Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 122 нче мәктәпне тәмамлый. Казан финанс-икътисад институтында укырга керә, әмма аны тәмамлый алмый. Армиядә хезмәт итә. 1991 елда Владимир Крамник һәм Андрей Харлов белән илнең яшь осталары турнирында 1-3 урынны бүлеште. СССР җыелмасы составында яшьләр арасында дөнья чемпионы. 1993 елда гроссмейстер булды.
1993 елда Санкт-Петербургта зональ Россия турнирында катнашучы, Чигорин Мемориалын (1994) җиңгән һәм Венада (1996) һәм Биледа (1997) көчле турнирларда җиңгән. Россия Кубогы финалында - 1997, Калмыкия президенты кубогында (1998), Россия чемпионатлары рәтендә катнашучы. "Татрансгаз-Итиль" Казан командасы составында (соңрак "Саклык банкы-Татарстан") Европа чемпионнары кубогы һәм Россия 1998 нче команда чемпионаты җиңүчесе.
2001 елдан 2015 елга кадәр АКШны ФИДЕ рейтингында тәкъдим итте. Нью-Хейвенда яшәгән, Коннектикут штаты. 2005 елгы команда дөнья чемпионатында һәм 2006 елгы Бөтендөнья Шахмат Олимпиадасында катнашучы (өченче гомумкоманда урыны). Берничә тапкыр АКШ чемпионатларында уйнаган.
2019 елда Россия җыелма командасы составында 50+ категориясендә шахмат буенча ветераннар арасында узган Европа командалы чемпионатында җиңүче була[1].
Спорттагы уңышлары
| Ел | Шәһәр | Турнир | + | − | = | Результат | Урын |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1991 | Мәскәү | 58нче һәм сонгы СССР чемпионаты | 3 | 3 | 5 | 11 дән 5½ | 23—38 |
| 1994 | Элиста | 47нче Россия чемпионаты | 3 | 4 | 4 | 11 дән 5 | 32—45 |
| 1996 | Элиста | 49нчы Россия чемпионаты | 2 | 1 | 8 | 11 дән 6 | 12—24 |
| 1997 | Биль | Халыкара турнир | |||||
| 1998 | Санкт-Петербург | 51нче Россия чемпионаты | 4 | 4 | 3 | 11 дән 5½ | 27—36 |
| 1999 | Мәскәү | 52нче Россия чемпионаты | |||||
| 2000 | Самара | 53нче Россия чемпионаты | 3 | 3 | 5 | 11 дән 5½ | 29—36 |
| 2001 | Элиста | 54нче Россия чемпионаты | 1 | 1 | 7 | 9 дан 4½ | 27—37 |
| 2005 | Беэр-Шева | Командалы дөнья чемпионаты | |||||
| 2006 | Монреаль | Халыкара турнир | 1 | 4 | 4 | 9 дан 3 | 10 |
Тышкы сылтамалар
- Личная карточка Ильдара Ибрагимова на сайте 365chess.com
- Личная карточка Ильдара Ибрагимова на сайте OlimpBase.org
- ↑ [https://realnoevremya.ru/news/153173-kazanec-ildar-ibragimov-stal-chempionom-evropy-po-shahmatam Казанец Ильдар Ибрагимов стал чемпионом Европы по шахматам] [неопр.]. Реальное время (28 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2021. Архивировано 15 май 2022 года.