Илдар Әхмәтвәлиев
Тәрҗемәи хәле
1961 елның 14 сентябрендә Башкортостан Республикасында туган.
Уфаның 1нче педагогия училищесын темамлаган.
И. Е. Репин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура академиясен тәмамлый ( профессор А. А. Мыльников остаханәсе).
Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы.
Реалистик сәнгать мәктәбе тарафдары.
1985 елдан - чит ил, халыкара, махсус һәм төркемле күргәзмәләрдә катнашучы. Татар рәссамнарының иҗат төркеме «Чингисхан» берләшмәсе составына 1990-1996 елларда керә[1].
Иҗади активлыкта - 20 дән артык шәхси күргәзмә.
Санкт-Петербургта һәмСтамбулда (Төркия) яши һәм эшли.
2000 елда, бу ил хөкүмәте заказы буенча, АКШ президенты Б.Клинтонга бүләк итеп эш языла.