Илмән күле

Илмән күле — — Россия Федерациясе Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәре янындагы күле.

Географиясе

Илмән күле Көньяк Уралдагы Илмин сыртының көньяк очында Миасс каласы янында, Илмин корсагы янында урнашкан. Диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән — 331 м. Күлнең көньягында Транссебер магистраленең Көньяк Урал тимер юлы Миасс станциясе, төньяк һәм көнчыгыш яры буйлап МиассЧыбаркүл автомобиль юлы һәм УфаЧиләбе тимер юлы үтә.

Чиләбегә кадәр – 80 км, Өфөгә – 270 км, Миәскә – 5 км ара [2].

Тасвирламасы

Су яткылыгы төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба сузыла, озынча түәрәккә якын рәвешле[3]. Мәйданы — 4,76[4] км2.

Юллардан ары көнчыгыш яры хуҗалык эшмәкәрлеге өчен кулланылмай, чөнки Илмин корсагы биләмәсендә урнашкан. Көньяк яры Баткак.

Яр буена таба төбе ылымлы, куе булып су үсемлекләре баскан.

Хайваннар донъясы уникаль. Биредә галимнәр бөҗәкләрнең сирәк очраган төрләрен тапкан, урындагы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте әгъзалары өлкәнең Кызыл китабына кертелгән елга камасы очравын теркәгән[3].

Күлне өлешчә дамба белән уратканнар, күлдән агып чыккан су Мияс елгасына коя[5]. .

Этимологиясе

Күлгә атама төп Урал сыртыннан 40 км көнчыгышкарак сузылган Илмән сырты исеменнән алынган . Илмән күле русларда рус. Ильмень, Эльмень дип аталып килгән (1736, 1742 елдагы карталар); Петр Симон Паллас аны Именкуль дип атаган (башкортса синонимы — «хәвефсез күл») [5].

Шул ук вакытта Чиләбе өлкәсенең топонимикасын, башкорт халкының фольклорын өйрәнгән географ, топонимист Шувалов Николая Иванович үзенең "От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь" дигән сүзлегендә күлнең исемен башкортларның тотемы — имән агачыннан килеп чыккандыр дип фаразлый[6].[7]

Илмен күренешләре

Искәрмәләр

  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. Ильменское озеро (Ильмень)
  3. 1 2 Ильменское, озеро — КАРТА74.РФ. www.xn--74-6kca2cwbo.xn--p1ai. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2016. Архивировано 15 август 2016 года.
  4. Дәүләт су реестры. Озеро Ильменское (рус.). textual.ru. Русия Табигать министрлыгы (29 март 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026. Архивировано 29 март 2009 года.
  5. 1 2 Озеро Ильменское
  6. Шувалов Н. И. // От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь. — 2-е изд., переработанное и дополненное. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 160 с. — ISBN ISBN 5-7688-0157-7
  7. От Парижа до Берлина по карте Челябинской области.

Чыганаклар

  • Ильмен // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 10 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Ресурсы поверхностный вод ССРБ: Гидрологическое изученность. К. 11. Урта Җаек и Приуралье. Вып. 2. Тобол / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометео, 1965. — 240 с.
  • Шувалов Н. И. // От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь. — 2-е изд., переработанные и дополненное. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 160 с.

Сылтамалар

Төркемнәр