Илтизар Терегулов
Илтизар Гыйззәт улы Терегулов (рус. Ильтизар Гизатович Терегулов; 14 июнь 1930, Кышкар, Арча районы — 11 ноябрь 2005, Казан) — Совет һәм Россия фән эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы (1992), ТАССРның (1980) һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1990), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәрәфле профессоры (2005)[1][2]. Деформацияләнүче каты җисем механикасы, пластиналар һәм тышчалар механикасы, композит материаллар механикасы, шулай ук кире кайтмас процесслар термодинамикасы өлкәләрендә белгеч[3].
Тормыш юлы
1930 елның 14 июнендә ТАССРның Арча кантоны Кышкар авылында туа[2]. 1954 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый[4]
1954—1960 елларда Казан химия-технология институтының теоретик механика кафедрасында ассистент булып эшли. 1960—1963 елларда Казан физика-техника институтында өлкән фәнни хезмәткәр[4], 1963—1971 елларда Казан югары хәрби команда-инженерлык училищесының теоретик механика кафедрасын җитәкли[2].
1968 елда аңа физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә, 1969 елда профессор гыйльми исемен ала[5].
1971 елдан 2005 елга кадәр Терегулов Казан инженер-төзелеш институтында, соңрак Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында, материаллар каршылыгы һәм сыгылмалылык белән пластиклык теориясе нигезләре кафедрасы мөдире булып эшли. Ул институтка килгәч әлеге юнәлештә яңа кафедра формалаша һәм механика буенча фәнни мәктәп үсеш ала[4].
1992 елдан 2005 елга кадәр ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм Академиянең математика, механика һәм машиналар белеме бүлеге җитәкчесе була. 1991—1992 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен оештыруда академик-оештыручылар советы составында катнаша[4].
Илтизар Терегулов 2005 елның 11 ноябрендә вафат була, Казанда җирләнгән[2].
Фәнни эшчәнлеге
Терегулов фәнни эшчәнлеген профессор Хәмид Мөштәри кул астында башлый. Ул елларда Мөштәри Казан химия-технология институтында теоретик механика кафедрасын җитәкли, Илтизар Терегуловны ассистент итеп ала. Яшь галимнең беренче фәнни хезмәтләре дә остазы белән бергә языла. Аларның урта калынлыктагы тышчалар теориясе буенча берничә хезмәте академик басмаларда дөнья күрә һәм фәнни даирәләрдә җитди бәя ала. Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң яшь галим шушы юнәлештәге тикшеренүләрен киңәйтә бара.
11 ел дәвамында Илтизар Терегулов Казанның югары инженерлык команда училищесында теоретик механика кафедрасын җитәкли. Күпьеллык хезмәтенең йомгагы буларак, «Шуучанлыгы булган тышчаларны бөгү һәм аларның тотрыклылыгы» исемле монографиясе дөнья күрә. Бу физика һәм геометрия алымнарыннан чыгып тышча теориясе проблемалары гомуми мәсьәләләрен системалы төстә бәян иткән хезмәтләрнең дөнья күләмендә беренчесе була.
Галим деформацияләнүче каты җисем механикасында композит материаллар нисбәтен билгеләүче тикшерүләр үткәрә, электромагнит кырлары белән тәэсирләнүче мохитләр өчен яраклы нисбәтләр табып, кире юнәлештә кабатланмый торган процесслар термодинамикасына анализ ясау ысулын эшли. Тикшерү нәтиҗәләрен басылып чыккан фәнни хезмәтләрендә бәян итә. Ике йөздән артык фәнни мәкалә, өч монография, материалларның каршылыгы буенча дәреслекләр авторы.
Терегулов шәкертләреннән унбер кеше кандидатлык, икесе докторлык диссертациясе яклый. Үткәрелгән тикшеренүләрне тәҗрибәдә сынап карау өчен кафедрада саллы лаборатория эшләп килә. Ә эзләнүләр, тикшеренүләр программалары биредә тулы бер комплекс тәшкил итә, алар бөтенроссия һәм тармак күләмендә башкарылырга тиешле эшләр планына кертелә.
Академик Терегулов инициативасы белән, Татарстанда тоташ тирәлек механикасы буенча фәнни-техник конференцияләр үткәрелде. Аның җитәкчелегендә яшь галимнәр өчен «Тышчалар механикасының актуаль проблемалары» дип аталган Бөтенсоюз семинар-мәктәпләре оештырылды. Алар бу өлкәдә гыйльми кадрлар әзерләүдә әһәмиятле роль уйнады. Кафедрада эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, галим «Материаллар каршылыгы, тыгыз сыгылмалылык һәм пластиклык теориясе нигезләре» дәреслеген бастырып чыгара.
Профессор Терегулов ТАССРда тоташ мохит механикасы буенча фәнни-техник конференцияләр үткәрү инициаторларының берсе була. 1983, 1985, 1987 елларда ул яшь галимнәрнең Бөтенсоюз «тышчалар механикасының актуаль проблемалары» мәктәп-семинарларын оештыра һәм үткәрә.
1974 елда, фәнни эшендә һәм иҗтимагый эшчәнлегендә уңышлары өчен, СССР Фәннәр академиясе президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 1982 елда аңа «ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе» дигән мактаулы исем, ә 1990 елда «РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе»дигән мактаулы исем бирелә.
И. Терегулов 1992 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен оештыруда актив катнаша. Ул математика, механика һәм машина белеме бүлеге белән җитәкчелек итә, Академия президиумы каршындагы берничә Эксперт советында һәм Комитетында әгъза булып тора.
Профессор Терегулов үзе сайлаган белем өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрнең берсе була һәм фәнни даирәләрдә киң танылу һәм абруй казана, аның фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре чит илләрдә дә яхшы билгеле.
Төп хезмәтләре
- Изгиб и устойчивость тонких пластин и оболочек при ползучести. М.: Наука, 1969.
- Сопротивление материалов и основы теории упругости и пластичности. М.: Высшая школа, 1984.
- Основы теории расчета тонкостенных стержней открытого профиля на стесненное кручение и смежные вопросы : Учеб. пособие / И. Г. Терегулов, Ф. Г. Шигабутдинов, В. Г. Низамеев; Казан. гос. архитектур.-строит. акад. - Казань : Казан. гос. архитектур.-строит. акад., 1995. - 93 с. : ил.; 20 см.; ISBN 5-230-05553-7.
- Нелинейные задачи теории оболочек и определяющие соотношения. К.: Фэн, 2000. 335 с.
- Расчёт конструкций по теории предельного равновесия. К.: Фэн, 2003 (в соавторстве).
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- СССР Фәннәр академиясе Президиумының Мактау грамотасы (1974);
- ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1980);
- РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1990);
- Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды конкурслары лауреаты (1993, 1996, 1999, 2002);
- фундаменталь тикшеренүләр буенча халыкара конкурс лауреаты (1994);
- КГАСУның атказанган профессоры (2005)[5][4][2].
Искәрмәләр
- ↑ Арчада ике академиклы авыл бар. Шәһри Казан (20 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Терегулов Ильтизар Гизатович (рус.). 100 лет образования ТАССР. Институт татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ Терегулов Ильтизар Гизатович (рус.). Академия наук Республики Татарстан. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Музей КГАСУ к 100-летию ТАССР: в числе 100 замечательных татарстанцев – академик Терегулов Ильтузар Гизатович (рус.). КГАСУ (24 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Терегулов Ильтузар Гизатович (рус.). Музей КГАСУ. Казанский государственный архитектурно-строительный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
Сылтамалар
- Терегулов Ильтузар Гизатович.
- Яркий представитель Казанской школы механиков // Научный Татарстан. 2005. №1–2. С.184–185.
- Арчада ике академиклы авыл бар, 20.01.2016.