Илшат Гыйләҗев

Илшат Фәрит улы Гыйләҗев (рус. Ильшат Фаритович Гилязов; 1 гыйнвар 1960, Иске Янбай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы6 март 2022) ― Россия скульптор, рәссам, уеп ясау остасы. 1997 елдан — Россия Федерациясе Рәссамнәр берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган рәссамы (2012).

Тәрҗемәи хәле

Илшат Гыйләҗев 1960 елның 1 гыйнварында БАССРның Балтач районы, Иске Янбай авылында туа.

Армия хезмәтен Германиядә үтә. ГДРдагы совет гаскәрләре төркемендәге танк дивизиясе каршындагы аерым разведка батальонында хезмәт итә.

1985 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң, Нефтекамада рәсем укытучысы булып эшли.

1997 елда РФ Рәссамнар берлегенә кабул ителә.

1997 елдан — «Мирас» иҗат төркеме әгъзасы[2].

И. Ф. Гыйләҗевнең монументаль эшләре Нефтекама һәм Уфа урамнарын бизи, ул реставрацияләгән «Азат итүче сугышчыга һәйкәл» эше Нефтекама шәһәренең Хәтер аллеясында төп урынны алып тора[3], скульпторның станок сәнгате әсәрләре М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Нефтекама картиналар галереясында, «Мирас» картиналар галереясында (Башкортстан, Нефтекама шәһәре), Габдулла Галиевның Мемориаль йорт-музеенда (Башкортстан, Балтач районы, Иске Балтач авылы) саклана[4].

Соңгы елларында Нефтекама шәһәрендә яши һәм эшли. Скульптор буларак, ул металл (кара металл, алюминий һәм бронза) һәм боз белән эшли. Аның «Скрипкалы кыз» диплом эше шулай ук металлдан — алюминийдан ясалган була.

2022 елның 6 мартында Нефтекамада коронавирустан вафат була[5]. Иске Ямбай авылында җирләнгән.

Хезмәтләре

  • Нефтекамада Җиңү солдатына һәйкәл[6];
  • «Киләчәк тавышы», «Скрипка белән кыз» скульптуралары;
  • Боз шәһәрчекләре;
  • Сургут шәһәре мәчетен бизәү эшләре һ.б.

Күргәзмәләре

  • 1985 елдан башлап республика, зона, төбәк, төбәкара, Бөтенроссия, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.
  • 1998 елдан ― «Ташта скульптура» (рус. Скульптура в камне) республика һәм халыкара симпозиумнарында катнашучы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Башкортстанның атказанган рәссамы (2012);
  • Салават Юлаев һәм аның көрәштәшләренең шәхесләренә һәм батырлыгына багышланган рәсем сәнгатенең иң яхшы әсәренә республика күргәзмә-бәйгесе ― «Скульптура» номинациясендә дипломанты (III премия һәм III дәрәҗә Диплом; 2004);
  • Республика бәйгесенең (Уфа) «Тимерчелек эше» номинациясендә ― «Алтын куллы оста» исеме (2004)[7]

Гаиләсе

Хатыны — Земфира Филхат кызы, сәнгать мәктәбе укытучысы. Кызлары: Айгөл, Инга[8].

Сылтамалар