Илья Франк
Илья Михайлович Франк (10 (23) октябрь 1908, Санкт-Петербург, Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе — 22 июнь 1990, Мәскәү) — совет физигы. ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1968). Нобель премиясе лауреаты (1958). Ике тапкыр Сталин премиясе (1946, 1953), ССРБның Дәүләт премиясе лауреаты (1971).
Тәрҗемәи хәле
Чыгышы
1908 елның 10 (23) октябрендә Санкт-Петербургта математик (соңыннан профессор) Михаил Людвигович Франк һәм шәфкать туташы (соңыннан балалар фтизиатры) Елизавета Михайловна Франк (кыз фамилиясе — Грацианова) гаиләсендә туа, алдарак Түбән Новгородтан Санкт-Петербургка күчеп килгәннәр.
Булачак физикның әтисе Мәскәүнең танылган яһүд гаиләсеннән чыккан — аның бабасы, Моисей Миронович Россиянский, XIX гасырның 60 нчы елларында Мәскәүнең яһүд җәмгыятенә нигез салучыларның берсе булган. Илья Михайловичның бабасы, Людвиг Семёнович Франк (1844—1882), Мәскәү университетын тәмамлаган (1872), 1863 елгы Польша күтәрелеше вакытында Вилен губернасыннан Мәскәүгә күчеп килә. Хәрби табиб буларак 1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышында катнаша, Изге Станислав һәм дворянлык ордены белән бүләкләнә[7]. Әтисенең абыйсы (Илья Михайлович Франкның агасы) — рус дин фәлсәфәчесе Семён Людвигович Франк; икенче абыйсы — рәссам, скульптор, сценограф һәм китап иллюстраторы Леон (Лев Васильевич) Зак (тәхәллүсе Леон Россиянский, 1892—1980), 1910 елларда эгофутуристлар хәрәкәте (Хрисанф шигъри тәхәллүсе астында) идеологларының берсе.
Әнисе ягыннан бабасы Михаил Яковлевич Грацианов чиновник булган. Әбисе, Ольга Петровна, рухани гаиләдән чыккан. Аның әтисе — рухани Пётр Макарович Красовский, «Гади халык өчен гыйбрәтләр» авторы.
И. М. Франкның абыйсы — совет биологы, СССР Фәннәр академиясе академигы — Глеб Михайлович Франк.
Фәнни карьерасы
1925 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм 1926 елда Мәскәү университетына укырга керә. 1930 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, И. М. Франк башта Мәскәүдә, академик С. И. Вавилов лабораториясендә, аннары, 1931 елдан — Ленинградта Дәүләт оптика институтында профессор А. Н. Теренин янында эшли. 1934 елда Фәннәр академиясенең П. Н. Лебедев исемендәге Физика институтына күчә. 1944 елда И. М. Франк М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры була. 1946 елда әгъза-корреспондент итеп сайлана, 1968 елда СССР Фәннәр академиясе академигы була.
1934 елда С. И. Вавиловның аспиранты П. А. Черенков зарядланган кисәкчекләрнең су аша бик зур тизлек белән үтеп, яктылык таратуларын ачыклаган. 1937 елда И. М. Франк һәм И. Е. Тамм бу эффектка теоретик аңлатма бирәләр. Ул кисәкчекләрнең бу мохиттә яктылык таралуның фаза тизлегеннән артыграк тизлекле мохиттә хәрәкәтләнүеннән гыйбарәт. Бу ачыш югары энергияле атом-төш кисәкчекләренең тизлеген ачыклау һәм үлчәү өчен яңа ысул булдыруга китерә, бу хәзерге эксперименталь атом-төш физикасында зур әһәмияткә ия.
1935 елда И. М. Франк «Оптик диссоциация вакытында элементар процесслар» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. ИБР-1 һәм ИБР-2 реакторларын төзүдә һәм эшләтеп җибәрүдә, Ф-1 атом-төш реакторын булдыруда катнаша. 1957 елдан Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтының нейтрон физика лабораториясе директоры була[8].
И. М. Франк 1973 елда галимнәрнең «Правда» газетасына «академик А. Д. Сахаровның үз-үзен тотышын» гаепләп язган хатына кул куйган СССР Фәннәр академиясе академикларының берсе була. Хатта Сахаров «Советлар Берлегенең дәүләт төзелешен, тышкы һәм эчке сәясәтен хурлаучы берничә белдерү белән чыгыш ясауда» гаепләнә, ә аның хокук саклау эшчәнлеген академиклар «совет галименең намусын һәм абруен хурлаучы» дип бәяли[9][10]. Әмма гомеренең ахырына кадәр ул СССР Фәннәр академиясенең ул чактагы президенты басымына бирелеп, бу хатка кул куюы турында тирән борчыла. 1990 елның 3 гыйнварында «Хакыйкать һәрвакыт өстен чыга» мәкаләсендә И. М. Франк болай дип яза:
Күптән түгел без авыр тетрәнү кичердек.
Гаделлек өчен көрәшүче А. Д. Сахаров вафат булды, һәм югалту авыртуы әле басылмады. Әлбәттә, аның күптән түгел генә эзәрлекләүләргә дучар булуын беркем дә онытмый. Алар өчен гаеп СССР Фәннәр академиясенә дә төшә. Мин аңа дөньяның Нобель премиясе бирелүен хөкем итүчеләр арасында түгел идем, бу бүләккә ул тулысынча лаеклы дип санадым. Ләкин Фәннәр академиясе Сахаровка каршы бастырган язмаларда минем дә гаебем бар. Инде күп еллар аны аңлаганыма һәм мин бу турыда беркайчан да онытмыйм. Д. С. Лихачев белән бергә «хуш» дип кенә түгел, «гафу ит» дип тә әйтәм[11].
Бары тик И. М. Франк һәм академик С. В. Вонсовский гына халык алдында А. Д. Сахаровтан гафу үтенәләр.
1990 елның 22 июнендә вафат була, Введенск зиратында җирләнә (30нчы участок)[12].
Гаиләсе
- И. М. Франкның бернче хатыны — Элла Абрамовна Бейлихис, күренекле совет тарихчысы. 1937 елдан 1960 елга кадәр никахта. Уртак никахтан уллары Александр туа. Хатынының абыйсы — совет гигиенисты һәм медицина тарихчысы, Мәскәүнең Ф. Ф. Эрисман исемендәге социаль гигиена фәнни-тикшеренү институты профессоры Григорий Абрамович Бейлихис.
- Икенче хатыны — Марина Михайловна Назарова (Губерт), врач-пульмонолог. 1966 елдан 1990 елга кадәр никахта.
- Улы — Александр Ильич Франк (1941 елда туган), физик-ядерщик, физика-математика фәннәре докторы, әтисе нигез салган Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтының нейтрон физика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре.
- Оныгы — Илья Александрович Франк (1964—2020), инженер, Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтының баш инңенер ярдәмчесе, 2о20 елның июлендә дубнада үтерелә[13].
Дөньяга карашы
Әнисе ягыннан әбисе, Ольга Петровна, праваслау рухание кызы, дини традицияләрне саклаган һәм оныклары Глеб белән Ильяны Лицей урамындагы шифаханә янындагы часовняга йөрткән[7]. Әнисе, Елизавета Михайловна, балаларны праваслау рухында тәрбияли, ләкин яшьлегендә Франк ышануын югалта. Ләкин, Россия Фәннәр академиясе академигы А. Н. Сисакян истәлекләре буенча:
Соңгы елларда ул еш кына фәлсәфи һәм дини темаларга сөйләшкән. Миңа калса, бу өлкән яшьтәге кешенең табигый уйланулары гына түгел, ә кешенең аңында һәм күңелендә барган күпьеллык эчке процесс нәтиҗәсе дә.
Чит ил сәфәрләрендә Франк гыйбадәтханәләрдә була, шул исәптән Мюнхендагы праваслау чиркәвендә, анда аның әти-әнисе 1902 елда никахлашкан. 1988 елда, Рус чукындырылуның меңьеллыгы елында, СССР Фәннәр академиясенең кайбер әгъзалары белән Ратминодагы Пресвятая Богородицага мактау гыйбадәтханәсе чиркәвен тапшыру өчен мөрәҗәгатькә кул куя[14], аны торгызуга күп иганә итә.
Е.Яник раслаганча, үлеменә берничә көн кала Франк болай дип әйтә:
Гомер буе мин үземне агностик дип санадым. Атеист түгел, ә нәкь менә агностик. Ә хәзер, гомеремнең азагында, мин Рус праваслау чиркәвенең диндар әгъзасы булдым. Ратминодагы литургияләрдә катнашам, анда миңа атакай Александр Семенов ярдәм итә. Димәк, мин инде агностик түгел, ә дингә ышанучы христиан.
Илья Михайлович Франкның җеназасы Шаболовкадагы Ризоположение чиркәвендә рухани Александр Семёнов катнашында уза.
Бүләкләр һәм премияләр
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе (1958) — Вавилов-Черенков эффектын ачкан һәм интерпретацияләгән өчен (П. А. Черенков һәм И. Е. Тамм белән берлектә);
- Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — яктылыктан югары тизлектәге матдәдә электроннар нурланышын ачкан һәм тикшергән өчен, аларның нәтиҗәләре гомумиләштерелгән һәм "П. Н. Лебедев исемендәге Фәннәр академиясенең Физик институты хезмәтләре"ндә басылып чыккан;
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1953) — «РДС-6с (беренче совет водород бомбасы) эшләнмәсен булдыру һәм сынау белән бәйле атом-төш-физик тикшеренүләре өчен»[15];
- СССР Дәүләт премиясе (1971) — «ИБР тикшеренү реакторы һәм инжекторлы ИБР реакторы» эш циклы өчен;
- С. И. Вавилов исемендәге алтын медаль;
- Өч Ленин ордены (1952, 1953, 1975);
- Октябрь Революциясе ордены (1978);
- Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1948, 1968);
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1945);
- медальләр.
Хәтер
- 2008 елда Франк хөрмәтенә Россия почта маркасы чыгарыла;
- Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтының Нейтрон физика лабораториясе исемен йөртә;
- 2008 елның 1 октябрендә Россия Банкы тарафыннан 2 сум номиналлы көмеш тәңкә чыгарыла, аның реверсында галим портреты һәм Вавилов-Черенков нурланышының график моделе сурәтләнгән[16]. Рәссамы А. Д. Щаблыкин. Скульпторы А. А. Долгополова. Санкт-Петербург тәңкә сарае чеканкасы (СПМД). Гуртны бизәү: 195 рифление;
- 2012 елның апрелендә Аэрофлот Airbus A330-343 яңа очкычларының берсен Франк исеме белән атаган (серия номеры 1301, бортның теркәлү номеры VQ-BMY)[17];
- Франк истәлегенә Мәскәү янындагы Дубна һәм Троицк шәһәрләрендә урамнар аталган;
- Франк истәлегенә 2019 елның 4 ноябрендә Дубна шәһәрендә аның исемен йөрткән урамда һәйкәл ачыла[18].
- Франк истәлегенә 2022 елның 5 сентябрендә Мәскәүдә «МИФИ» милли тикшеренү атом-төш университетының (НИЯУ МИФИ) төп корпусы каршындагы Нобель лауреатлары аллеясында һәйкәл ачыла[19]. Скульпторы — Александр Миронов.
Библиографиясе
Искәрмәләр
- ↑ Ilja Michailowitsch Frank // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Ilja Mikhajlovič Frank // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.) — Grup Enciclopèdia, 1968.
- ↑ Франк Илья Михайлович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #130651648 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Bell A. Encyclopædia Britannica [неопр.] — Encyclopædia Britannica, Inc., 1768.
- ↑ Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
- ↑ 1 2 А. И. Франк об отце. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Предыстория … в автобиографиях учёных // История советского атомного проекта. Вып. 1. — М.: Янус-К, 1998. — ISBN 5-8037-0006-1. — С. 31—32. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026. Архивировано 26 май 2019 года.
- ↑ Материалы о Сахарове. Архивная копия от 15 гыйнвар 2018 на Wayback Machine Из «Хроники текущих событий» № 30, 31.12.1973.
- ↑ Письмо членов Академии наук СССР. Архивная копия от 18 октябрь 2018 на Wayback Machine // «Правда», 29.08.1973.
- ↑ Франк = оптика + нейтроны. elib.biblioatom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Могила И. М. Франка на Введенском кладбище в Москве. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026. Архивировано 19 апрель 2014 года.
- ↑ Нет тела, но есть дело: внука Нобелевского лауреата убили в Дубне. Подмосковье сегодня (21 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026. Архивировано 8 гыйнвар 2026 года.
- ↑ История возрождения прихода храма Похвалы Пресвятой Богородицы в Ратмино. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026. Архивировано 27 октябрь 2020 года.
- ↑ Постановление СМ СССР № 3044-1304сс «О присуждении Сталинских премий научным и инженерно-техническим работникам Министерства среднего машиностроения и других ведомств за создание водородной бомбы и новых конструкций атомных бомб». 31 декабря 1953 г. // Атомный проект СССР: документы и материалы. Т. 3. Кн. 2. — 2009. — С. 107—122.
- ↑ 2 рубля — Физик И. М. Франк — 100 лет со дня рождения — 2008 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Аэрофлот ввёл в эксплуатацию лайнер А330 «И. Франк». Аэрофлот. Официальный сайт (16 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026. Архивировано 10 декабрь 2014 года.
- ↑ Ольга Тарантина. Илья Михайлович Вернулся в Дубну // "Дубна". Еженедельник Объединенного института ядерных исследований. — 2019. — Ноябрь (№ 45 (4491)). — С. 1—2. Архивировано 14 декабрь 2019 года.
- ↑ Портал gazeta.ru В Москве открыли памятник Илье Франку (рус.). m.gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
Әдәбият
- Илья Михайлович Франк «К 110‑летию со дня рождения» // Авторы-составители: В. М. Березанская, М. А. Лукичёв, Н. М. Шаульская, — Издательство «РМП» — оформление, 2018.
- Храмов, Юрий Алексеевич. Франк Илья Михайлович // Физики / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и доп. — Москва : Наука, 1983. — С. 281. — 400 с. — 200 000 экз.