Иосиф Дядькин

Иосиф Гецелевич Дядькин (24 ноябрь 1928, Белая Церковь8 март 2015, Тверь) — СССР һәм Россия галиме, геофизик һәм физик; диссидент, СССРда Һәм СССРдан соңгы Россиядә хокук яклау хәрәкәте катнашучысы, Мәскәү Хельсинки төркеме әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе.

Тормыш юлы

Алдагы еллары. Һөнәри үсеше

1928 елда Киев өлкәсенең Белая Церковь шәһәрендә провизор гаиләсендә туган. 1930 елда гаиләсе белән Винницага күченә. 1941 елда әнисе белән Кронштадтка күченеп яши башлый, монда аның әтисе флот госпиталенең даруханә башлыгы булып хезмәт иткән була. Бөек Ватан сугышы башланганда әнисе белән Воткинск шәһәренә (Удмуртия АССР) эвакуацияләнә. Эвакуациядән гаилә кабаттан Кронштадтка әйләнеп кайта (1944), шунда ул урта мәктәпне тәмамлый (1946). 1952 елда Ленинград политехник институтын бетерә.

Институттан соң 22 ел Башкортстанның җитештерү һәм геофизик эзләнү оешмасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

СССРда радиоактив каротаж үсешендә катнаша. Физика-математика фәннәре кандидаты (1961). 1964–1973 елларда Башкорт дәүләт университетының эксперименталь һәм теоретик физика кафедрасы доценты була. 1974–1996 елларда — Тверь шәһәрендә геология эзләнү скважиналарының геофизика фәнни-тикшеренү институтында радиоактив каротаж теориясе лабораториясе мөдире булып эшли. Ватан һәм халыкара фәнни журналларда 80 гә якын гыйльми хезмәт, шул исәптән геофизика разведкасында үзәк физика куллану турында ике монография бастырып чыгара.

1959 елда Алексей Золотов белән бергә Тунгус метеориты феноменын тикшерү буенча экспедицияләрдә катнаша[2].

Хокук яклау эшчәнлеге

1976 елда «Статистлар» дип аталган фәнни-тикшеренү эшен яза, анда математик статистиканың төгәл методларын кулланып, СССР халкының җанисәбен алу буенча ачык демографик мәгълүматларга анализ ясый. Әлеге анализ нәтиҗәсендә ул совет хакимияте яшереп килгән СССРдагы халык югалтулары турында нәтиҗә ясый. Автор исәпләвенчә, 1928—1941 еллар аралыгында СССРда барлык төр репрессияләрдән һәм ачлыктан — 10–15 миллион кеше, ә 1941–1949 еллар чорында (ягъни сугыш һәм сугыштан соңгы 4 ел эчендә) 30 миллион кеше һәлак булган. Әлеге брошюра Самиздатта киң тарала, соңыннан АКШта басылып чыга[3].

Хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм фонды эшендә катнаша.

1980 елда «Совет дәүләт һәм иҗтимагый төзелешенә яла ягучы ялган уйдырмалар тарату» (РСФСР Җинаять кодексының 190.1 маддәсе) маддәсе буенча гаепләнеп кулга алына, 3 елга лагерьга хөкем ителә.

1983 елда иреккә чыга. 1989 елда Сергей Ковалёв инициативасы белән яңадан торгызылган Мәскәү–Хельсинки төркеме составына керә. 1994–1999 елларда — Тверь «Мемориал» тарихи-агарту һәм хокук яклау җәмгыяте рәистәше. 1998–1999 елларда — Тверь өлкәсе губернаторы каршындагы кеше хокуклары буенча комиссия рәистәше[4].

2015 елның 8 мартында Тверь шәһәрендә вафат булган[5].

Китаплары

Рус телендә
  • Дядькин И. Г. Методы Монте-Карло в физике; Методы Монте-Карло в квантовой механике // Методы Монте-Карло в физике и геофизике. — Уфа: Башкирский Государственный университет, 1973. — 322 с.
  • Дядькин И. Г. гл. 1—7 // Ядерная геофизика при исследовании нефтяных месторождений. — М.: Недра, 1978. — 359 с.
Инглиз телендә

Искәрмәләр

  1. https://www.karavantver.ru/iosif-dyadkin-chelovek-tochnogo-znaniya/
  2. Золотов А. Дерево рассказывает…: О природе взрыва Тунгусского космического тела // Ленинец : газета. — 1960. — Вып. 19 мая.
  3. Ирина Тарасова. 8 марта в Твери умер правозащитник и учёный Иосиф Дядькин [неопр.]. tver.kp.ru (9 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  4. 95 лет со дня рождения Иосифа Гецелеевича Дядькина (1928-2015). Муниципальная библиотечная система города Твери (24 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  5. 8 марта в Твери умер правозащитник и ученый Иосиф Дядькин (рус.). www.tver.kp.ru (9 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.

Әдәбият

  • Шарипова В.А. Отдельный человек в истории. Материалы к биографии Иосифа Дядькина. – Тверь: Тверь, 2021. – 280 с. ISBN978-5-6047198-2-4