Себер эрбет нараты
Себер эрбет нараты яки Себер эрбет агачы (лат. Pínus sibírica) — Нарат ыругының бер төре, мәңге яшел агач, биеклеге 35-44 метрга, кәүсәсе диаметры 2 метрга җитә.
Себер эрбет наратының яшәеш озаклыгы 500 елга (кайбер чыганакта 800—850 елга) җитә.
Атама
XVII—XVIII гасырдан Россиядә Себер эрбет агачы атамасы астында билгеле, ләкин фәнни караш буенча бу төр Нарат ыругына карый һәм Гади наратка тугандаш була, ә чын Эрбет агачы ыругы (Лөбнан, атлас, гималай эрбет агачы) аерылып тора.
Ләкин Россиядә нәкъ Себер эрбет нараты Эрбет агачы дип йөртелә.
Таралыш
Эрбет нараты Себердә, аеруча Көнбатыш Себердә бик таралган, Уралдан көнбатышка Тиман тәбәнәк таулар тезмәсенә кадәр үсә. Үзәк Алтайда 1900—2000 м диңгез дәрәҗәсеннән өстендәге якларда таралган, шулай ук Монголиядә, Төньяк Кытайда үсә.
Кара ылыслы тайгада типик агач. Комсу һәм балчыксыл туфракта үсә.
Эрбет нараты салкынга, күләгәгә чыдам, һава һәм туфрак дымлылыгына таләпчән.
Кулланылыш
Эрбет наратының үзагачы йомшак, җиңел, нык, хуш исле, югары кыйммәтләнә, музыкаль кораллар, карандашлар җитештерүдә кулланыла.
Эрбет нараты үзагачы резонанс үзлегенә ия, шуңа күрә аннан рояльләр, арфалар, гитаралар ясала.
Эрбет чикләвеге
Эрбет чикләвеге — кыйммәтле азык продукты, чи һәм термик эшкәртелгән төрдә ашарга яраклы.
Фосфатид фосфор микъдары буенча бүтән чикләвекләрдән өстен чыга. Эрбет чикләвегендә күп марганис, бакыр, цинк , кобальт, йод элементлары бар.
Эрбет чикләвегеннән файдалы эрбет мае ясала. Е витамины буенча ул Әстерхан чикләвегеннән һәм миндальдән ике тапкырга өстен чыга.
Кешедән тыш эрбет чикләвеген борындык, тиен, кеш, аю, тукран һ.б. ашыйлар.
Күренеш
Сылтамалар
- Забелин И. И. Род 8. Cedrus — Кедр // Деревья и кустарники СССР. Дикорастущие, культивируемые и перспективные для интродукции. / Ред. тома С. Я. Соколов и Б. К. Шишкин. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1949. — Т. I. Голосеменные. — С. 176—184. — 464 с. — 3000 экз.
- Род 40. Кедр — Cedrus Link // Флора СССР. В 30 т. / Гл. ред. акад. В. Л. Комаров; Ред. тома М. М. Ильин. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1934. — Т. I. — С. 159. — 302 + XVI с. — 5000 экз.
- ↑ 1 2 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22184. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022184
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ 1 2 Кызыл китап — 1964.
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ 1 2 3 Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
- ↑ 1 2 Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 7 / за ред. Ч. Ваньцзюнь, Ф. Лиго — 1978. — Т. 7. — С. 214.
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 1 2 庄会富, 王亚楠, 王趁, 金涛, 王雨华 A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212