Искил (Ковылкин районы)
Иске Аллагол яки Искил (рус. Старое Аллагулово) — Мордовиянең Ковылкин районына керүче бердәнбер татар авылы. Район үзәгеннән 45 км, Тәрби тимер юл станциясеннән 25 км еракта урнашкан. Шул ук вакытта Атюрьево районы татар авыллары (Усть-Рахмановка, Тенеш) терәлеп диярлек тора. Ләкин алар белән тоташучы юл юк.
1866 елга авылда 216 йорт исәпләнгән.
Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татарлар Аллагуловлардан килеп чыккан.
Күренекле шәхесләр
- Габдрахман Әпсәләмов — язучы,
- Хафиз Ишмәмәтов — татар җырларын саклаучы.
- Алимкай Абдершин — Советлар Берлеге герое
- Әнвәр Ишмәмәтов — рәссам (Мәскәү)