Искиткеч Һалк (фильм)

«Искиткеч Һалк» (ингл. «The Incredible Hulk») — Marvel нәшриятенең шул ук исемле комиксы буенча төшерелгән 2008 елның фантастик атыш-чабыш фильмы. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә керде — гомуми эчтәлекле фильмнар сериясенә. Фильмның режиссёры Лүи Летерье булып чыкты. Сценаричы Зәк Пенн булды. Танылган актёрлардан фильмда төштеләр: Эдвард Нортон, Лив Тайлер, Тим Рот, Тим Блейк Нелсон, Тай Баррелл һәм Уильям Хөрт. Фильмда Брүс Бәннернең Һалкка әйләнүенең яңа төрле тарихы күрсәтелде. Брүс Бәннер чарасыздан гамма-нурландыру ярдәме белән суперсолдат ясау тәҗрибәсе корбаны була. Качу да булган чакта, Беннер үзенең эчендәге монстрдан котылырга тырыша. Беннерны аның иске дошманы Тәддеус Росс һәм тәҗрибәле солдат Эмил Блонски эзәрлекләйләр. Блонски соңыннан Һалкка охшаган җанварга әйләнә.

«Marvel Studios» ширкәте 2003 елда «Һалк» фильмы чыкканнан соң персонажга хокукларын кире түләп үзенә кайтарды. Пенн, аның сүзләре буенча, комиксларга һәм телесериалларга шактый якынрак сценарий язды. Летерье Ротның персонажын эшкәртте: ул аңа — яшел гуманоид монстырына — сөяк чыгынтылары өстәгән. Төшерүләр күбесенчә Торонтода 2007 елда булдылар.

«Искиткеч Һалк» фильмының беренче тапкыр куелуы 2008 елның 8 июнендә Калифорниядә Гибсон амфитеатрында булды. Зур экраннарга фильм 2008 елның 13 июнендә чыкты. Касса җыемнары 263 млн доллардан артык булды, шулай итеп 2003 елдагы Һалк турындагы фильмның җыемын узып китте. «Үч алучылар» (2012) фильмында, һәм башка Һалк катнашкан булачак фильмнарда да Нортон Һалк ролен уйнар иде дип көтелгән иде, әмма студия белән каршылыклары өчен актёр төшүләрдән баш тартты[13]. Аны Марк Руффало белән алмаштырдылар. Руффало барлык булырга мөмкин дәвамнарда Һалк ролен башкару өчен килешүгә имза куйды. «Искиткеч Һалк» фильмы 2003 елдагы «Һалк» фильмының дәвамы түгел[14]. Һалк Marvel кинематографик галәменә керде, әмма аерым фильмны тәгәрәтү хокуклары һаман да Universal Pictures-та кала.

Искәрмәләр

  1. http://www.nytimes.com/2008/06/13/movies/13hulk.html
  2. 1 2 http://www.nytimes.com/2008/06/13/movies/13hulk.html?_r=0
  3. http://www.imdb.com/title/tt0800080/
  4. 1 2 3 4 Kit B. Marvel Studios outlines slew of superhero titles (ингл.) // The Hollywood Reporter / J. Min — Los Angeles: Penske Media Corporation, 2006. — ISSN 0018-3660
  5. 1 2 Detalles de la películaMinistry of Education, Culture and Sport.
  6. The Incredible Hulk Teaser to Debut Wed., March 12! Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2016.
  7. http://www.metacritic.com/movie/the-incredible-hulk; тикшерү датасы: 11 июль 2016.
  8. http://www.imdb.com/title/tt0800080/; тикшерү датасы: 11 июль 2016.
  9. Box Office Mojo; код фильма в Box Office Mojo: incrediblehulk.
  10. El increíble Hulk. 20 минут. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2016.
  11. http://www.sfi.se/sv/svensk-filmdatabas/Item/?itemid=66637&type=MOVIE&iv=Basic.
  12. http://www.imdb.com/title/tt0800080/releaseinfo; Internet Movie Database; тикшерү датасы: 14 апрель 2017; әсәр яки аның атамасы теле: инглиз теле.
  13. Finke, Nikki Toldja! Marvel & Ruffalo Ink Hulk Deal (ингл.). Deadline (23 июль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2012. Архивировано 25 апрель 2011 года.
  14. Scott Huver. The incredible Hulk: A smashing sampling of scenes, SuperheroHype.com (2008-05-27). 27 май 2008 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2008-05-29, retrieved 2018-04-22 

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә