Исмәгыйль Әхмәдуллин
Исмәгыйль Ибраһим улы Әхмәдуллин, (1927 елның 18 июнендә, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Кади авылында туган) — Социалистик Хезмәт Герое.
Тәрҗемәи хәле
Җирле авыл мәктәбендә белем ала.
Сугыш башлангач, «Якты тормыш» авыл хуҗалыгы артелендә эшли башлый.
1944 елда армиягә алына.
1952 елда Мәскәү өлкәсендә тимер юл төзелешендә эшли.
1954 елда хатыны Зөһрә белән Тукай исемендәге туган колхозларына әйләнеп кайталар.
Бөгелмә 7 нче һөнәри-техник училищесында укый һәм 1969 елга кадәр комбайнчы булып эшли.
Җидееллык план (1959-1965 еллар) чорында комбайнчы И. Әхмәдуллин 3500 гектарда игеннәрне урып җыя һәм 48 851 центнер ашлык суктырып ала. Ул чорда мондый уңышка бик азлар ирешә ала. 1966 елның 23 июнендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешкән уңышлары өчен, Исмәгыйль Ибраһим улы Әхмәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
1969-1981 елларда ул Тукай исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре булып эшли.
1981-1988 елларда, пенсиягә чыкканчы, хуҗалык белән җитәкчелек итә. «Фидакарь хезмәт өчен. В.И. Ленин тууына 100 тулу уңаеннан» медале белән бүләкләнгән.
СССР Югары Советы депутаты булып сайлана, ВЦСПСның XIV съезды, колхозчыларның III Бөтенсоюз съезды делегаты була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Социалистик Хезмәт Герое (1966);
- Ленин ордены (1966);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (1988).
Шулай ук карагыз
- Татарстанның Социалистик Хезмәт Геройлары
Әдәбият
- Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки / гл. редактор А.А. Иванов. — Казань: Хәтер (ТаРИХ), 2003. — 232 с.
- Герои тыла Республики Татарстан. Татарстан Республикасы тыл геройлары / гл. редактор. А.А. Иванов. — Казань: Редакция «Книга Памяти», 2015. — 334 с.