Иҗтимагый архитектор

Иҗтимагый архитектор (рус. Социальный архитектор) — көнүзәк иҗтимагый бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән иҗтимагый практикаларны һәм башлангычларны проектлаучы һәм тормышка ашыручы белгеч. Иҗтимагый архитектура контекстында ул төрле социаль төркемнәр, институтлар һәм дәүләт структуралары арасында арадашчы булып тора.

2025 елның 1 сентябреннән Мәскәү дәүләт университеты һәм Финанс университеты Россиядә беренче булып иҗтимагый архитектура буенча магистрлык программалары ача[1].

Белгечлек

«Иҗтимагый архитектор» төшенчәсе 2020 елларда кулланыла башлый. Бу термин кешелек үсешенең хәзерге этабына карый. Максаты — дәүләтне, эшмәкәрлекне һәм гражданнарны берләштерә торган проектлар аша гражданлык җәмгыятен формалаштыру.

2025 елның августында социологлар иҗтимагый архитекторны киләчәк һөнәре дип атый. Социаль тикшеренүләр эксперт институтының  [рус.] экспертлар бергәлеге белән үзара хезмәттәшлек буенча идарәче директоры Фирдүс Алиев сүзләренчә, иҗтимагый архитектура — ул күп дәрәҗәле конструкция[2]:

Иҗтимагый архитекторның миссиясе — аерым белгечләрнең һәм тулы бер оешмаларның хезмәттәшлегендә барлык компетенцияләрне, экспертизаны, мәгълүмати ресурсларны берләштерү аша Россиядә иҗтимагый фаразлау һәм иҗтимагый проектлаштыру технологияләрен, мәдәниятен һәм гамәлен үстерүгә һәм таратуга булышлык итү. Якын арадагы максатыбыз — төрле дәрәҗәдәге иҗтимагый проектлар ярдәмендә тормышка ашырылачак киләчәк образын формалаштыру һәм аңа төзәтмәләр кертү процессын җайга салу.

Иҗтмагый архитекторлар төбәк хакимиятләрендә, субъект башлыгы урынбасары вазифасын биләп, эшли ала. Алар демографик сәясәт, гаилә кыйммәтләре һәм милләтара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге башлыгы Валерий Фёдоров билгеләп үткәнчә, хакимият органнары структурасына яңа белгечлек кертү өчен уңай шартлар туа[3]:

Иҗтимагый архитектура төрле фәннәрне берләштерә. Моңа кадәр бу күренешне «юнәлешләрнең үзара бәйләнеше» дип атыйлар, хәзер «интеграцияләнү» төшенчәсе кулланыла.

Югары уку йортлары яңа белгечлек керткәндә үзләренә хас булган компетенцияләр җыелмасына игътибар итә. Мәсәлән, Мәскәү дәүләт университеты — политология аспектларына, Югары икътисад мәктәбе — медиакоммуникацияләргә, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе дәүләт идарәсенә игътибарын юнәлтә.

Мәгариф

Россиядә беренче тапкыр иҗтимагый архитектура буенча магистр программалары 2025 елның 1 сентябреннән ачыла: Мәскәү дәүләт университетының политология факультетында  [рус.] һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социаль фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр факультетында. Шулай ук Россия дәүләт гуманитар университетында өстәмә белем бирү курслары барлыкка килә.

Уку планына сәяси стратегияләр, мәгълүмати-аналитик тәэмин итү, социаль архитектурада модельләштерү һәм проектлаштыру, шулай ук ватанпәрвәрлек, илнең мәдәниятенә, традицияләренә һәм кануннарына хөрмәт тәрбияләү буенча дисциплиналар керә. Магистрлар политология, социология, коммуникацияләр һәм иҗтимагый проектлар белән идарә итү өлкәсендә белемнәр алып, теорияне дә, практиканы да өйрәнәләр.

Мәскәү дәүләт университетының политология факультеты деканы Андрей Шутов сүзләренчә, магистратураны тәмамлаучылар җәмгыять, хакимият һәм эшмәкәрлек арасында нәтиҗәле эшләргә, иҗтимагый әһәмияткә ия проектлар булдыруда катнашырга һәм төрле социаль төркемнәр арасында аралашуны җайга салырга сәләтле, ихтыяҗлы белгечләр булачаклар[4].

Россия Федерациясе Президентының социаль процессларны мониторинглау һәм анализлау мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Александр Харичев, бүгенге шартлар белемнәрне практика белән берләштерә һәм яңа чакыруларга тиз җавап бирә белүче белгечләрне таләп итә, дип белдерә[5].

Төбәкләрдә иҗтимагый архитектура

Хакимият 2024 елда билгеләп үтелгән Кировның 650 еллыгына төбәк башкаласы — «Рус Төньягы капкасы» метафорасын уйлап таба. Шуннан бирле туристлык проектлары һәм архитектура карарлары әлеге тема белән бәйле була.

Якутия губернаторы Айсен Николаев якут киносына карата кызыксыну артуы турында сөйли. Аның сүзләренчә, төшерелә торган фильмнар саны буенча республика Россиядә, Мәскәүдән соң, икенче урынны алып тора.

Мурманск өлкәсендә «Төньякта яшәргә» дигән кампания эшли. Халык әлеге шигарьне уңай кабул итә, шуннан бирле төбәкнең үсеш планын да шулай дип атыйлар[6][7].

Искәрмәләр

  1. В России впервые стартовали магистерские программы по социальной архитектуре. ВЗГЛЯД.РУ (1 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  2. Социологи назвали социального архитектора профессией будущего - Российская газета. Российская газета (8 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  3. Экспертиза по любым вопросам. Коммерсантъ (8 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  4. В России впервые стартовали магистерские программы по социальной архитектуре. ВЗГЛЯД.РУ (1 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  5. В российских вузах впервые начали готовить социальных архитекторов (1 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  6. В университетах начнут учить на социальных архитекторов. Ведомости (19 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  7. Наш Север Благоустройство (рус.). nashsever51.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.

Төркемнәр