Йенни Линд

Йоханна Мария Линд, бигрәк тә Женни Линд исеме астында билгеле[8] (6 октябрь 1820 ел2 ноябрь 1887 ел) — Швеция опера җырчысы, «швед сандугачы» дип йөртелгән. XIX гасырның иң билгеле җырчыларның берсе, ул Швецияда һәм бөтен Аурупада операда сопрано партияләре чыгышлары белән, һәм шулай ук 1850 елдан Америкада популяр концерт турнелары белән билгеле булган. 1840 елдан Швеция король музыкаль акдемиясе әгъзасы була.

Тәрҗемәи хәле

Йоханна Мария Линд 1820 елның 6 октябрендә Швециянең башкаласы Стокгольмда туган. Адольф Фредрик Линдблад укучысы.

1838 елда Швецияда Карл Мария фон Веберның «Ирекле укчы» (рус. «Вольный стрелок») операсындагы чыгышынан соң билгеле булып китә. 1840 елларда Феликс Мендельсонның протежесы булып бөтен Швеция һәм төньяк Аурупа буйлап опера партиялары белән уңышлы чыгыш ясый. Лондонда ике уңышлы мизгелдән соң 29 яшендә үзенең операдан китүе турында игълан итә.

1850 елда шоумен Финеас Тейлор Барнум чакыруы буенча Америка Кушма Штатларына килә, аның өчен 93 зур масштабтагы концертлар куя. Аннары үз гастролләрен үзе оештыра. Биредә концертларда 350 000 доллар акча эшли. Алган өлешенә Швецияда Ирекле мәктәпләр фондын оештырып иганә максатында тотына.

1852 елда ире Отто Гольдшмидт белән Европага кайта[9], монда 3 бала таба һәм киләсе егерме еллап очраклы рәвештә концертларда катнаша. 1855 елдан Бөекбританияда яши.

1882 елдан берничә еллап Лондонда Король музыкаль көллиятендә профессор булып эшли.

1887 елның 2 ноябрендә Малвернда вафат була.

Галереясы

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Johanna (Jenny) M Lind (шевит.) — 1917.
  2. Musikverkets auktoritetsdatabas — 2017.
  3. Archivio Storico Ricordi — 1808.
  4. 1 2 Jenny Lind // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  5. Klara kyrkoarkiv, Dopböcker över oäkta barn, SE/SSA/0010/C I c/2 (1817-1861), bildid: C0056127_00038
  6. Гарсиа (рус.) // Большая советская энциклопедия / под ред. О. Ю. Шмидт — 1 — М.: Советская энциклопедия, 1920.
  7. performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств
  8. Большая российская энциклопедия. Том 17. М., 2010, с.494.
  9. Гольдшмидт, Отто // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Сылтамалар

  • Линд, Дженни // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.