Отто Шмидт

Отто Юльевич Шмидт (тулы исеме — Отто-Фридрих-Юлиус; 18 (30) сентябрь 1891, Могилёв7 сентябрь 1956, Мәскәү) — совет математигы, географ, геофизик, астроном, китап басу эшен оештыручы һәм мәгариф системасын үзгәртеп коручы. Памирны (1928) һәм Төньякны өйрәнүче.

Профессор (1924). ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1935 елның 1 июне, 1933 елның 1 февраленнән — мөхбир-әгъзасы), УССР Фәннәр академиясе академигы (1934 елның 27 мае), Советлар Союзы Герое (1937).

Тәрҗемәи хәле

Әтисе ягыннан бабалары — XVIII гасырның икенче яртысында Лифляндиягә (Латвиягә) күчеп килгән немец-колонистлары, әнисе ягыннан — Эргле фамилияле латышлар.

Отто Юльевич Шмидт гаиләсендә рус, латыш һәм немец телләрендә сөйләшкәннәр. Соңрак ул үзен рус мәдәнияте вәкиле дип белдергән[4].

Балачакта язу кирәк-яраклары кибетендә эшли. Могилёв ирләр гимназиясендә укый. Латыш бабасы Фрицис Эргл аңа гимназиядә укырга акчалата ярдәм итә.

1909 елда Киевның 2 нче гимназиясен алтын медальгә һәм 1913 елда Киев университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Уку йортында гыйльми дәрәҗә (профессор) алу өчен калдырыла һәм профессор Д. А. Граве җитәкчелегендә төркемнәр теориясе буенча тикшеренүләрен башлый. 1916 елдан — Киев университетының приват-доценты.

1917 елның октябреннән — Азык-төлек халык комиссариатының азык-төлек алмашу буенча идарә башлыгы, 1918—1920 елларда — Азык-төлек халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы. 1918 елда РСДРП (интернационалчылар)  [рус.] партиясенә керә, 1918—1919 елларда — Үзәк Комитет әгъзасы. 1919 елда бөтен партиясе белән бергә РКП(б)га кабул ителә, шул ук вакытта аның партия стажына интернационалчылар партиясендә булган вакыты да кертелә.

1921—1924 елларда Дәүләт нәшрияты мөдире, мәгариф системасы реформасын оештыру белән шөгыльләнә. Зур совет энциклопедиясен (1924—1942) нигезләүчеләрнең берсе һәм баш мөхәррире була.

1928 елда О. Ю. Шмидт ССРБ Фәннәр академиясе тарафыннан оештырылган беренче совет-герман Памир экспедициясендә катнаша. Экспедициянең максаты — Көнбатыш Памирның иң биек түбәләрен өйрәнү һәм аларга менү.

1929 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетына караган югары алгебра кафедрасына нигез сала (1933 елдан — МДУ механика-математика факультеты) һәм 1949 елга кадәр факультет мөдире булып эшли[5].

1932—1950 елларда — «Математический сборник» журналының баш мөхәррире[6].

1930—1934 елларда «Седов», «Сибиряков» һәм «Челюскин» бозваткыч-пароходларында танылган арктик экспедицияләр җитәкчесе була[7]. 1930—1932 елларда — Бөтенсоюз Арктика институты директоры, 1932—1938 елларда Төньяк диңгез юлының Баш идарәсе (ГУСМП) башлыгы булып эшли.

1939 елның 28 февраленнән 1942 елның 24 мартына кадәр ССРБ Фәннәр академиясе вице-президенты вазифасын башкара. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 19 июлендә аны ССРБ Фәннәр академиясе учреждениеләрен Казанга эвакуацияләүне әзерләү өчен җибәрәләр. Казанда эвакуациядә булганда, Шмидт ССРБ Фәннәр академиясе президенты В. Комаров белән конфликтка керә. Комаров Сталинга шикаять итә, шуннан соң Шмидтны ССРБ Фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан азат итәләр һәм күп вазифаларыннан берсен — Теоретик геофизика институты директоры вазифасын калдыралар[8].

Фәнгә керткән өлеше

Кояш янындагы газ-тузан болытының конденсациясе нәтиҗәсендә Кояш системасы җисемнәренең барлыкка килүе турындагы космогоник гипотезаны  [рус.] эшли.

«Абстрак төркемнәр теориясе» монографиясе (1916, 1933 елда 2 басма чыга) бу теориянең үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Бу өлкәдәге төп казанышы — чикле төп рәтле чиксез операторлы төркемнәрнең туры таркалышары изоморфизмы турындагы теорема (1928) булып тора. Шмидт — Мәскәү алгебра мәктәбенә нигез салучы, ул аны еллар дәвамында җитәкли[9]. Бу мәктәп 1930 елда ул оештырган төркемнәр теориясе буенча семинардан үсеп чыга һәм соңрк бу өлкәдә совет алгебраистлары эшчәнлегенең үзәгенә әверелә.

Төньяк поляр территорияләрне өйрәнүгә өлеш кертә. 1932 елда тарихта беренче тапкыр бер навигация эчендә Төньяк диңгез юлы буйлап йөзеп чыккан «Сибиряков» бозваткыч тибындагы пароходы экспедициясенең башлыгы, "Зур совет энциклопедиясе"н булдыруның инициаторы һәм рухландыручысы, Советлар Союзы хөкүмәте кушуы буенча аның баш мөхәррире була. Академик Геофизика институтын булдыруны тәкъдим итүче.

Гаиләсе

Отто Шмидт өч тапкыр өйләнә:

Хатыны — Вера Фёдоровна Шмидт (Яницкая), китапханә эшлеклесе, китап белгече, библиограф, тарихчы, географ, статист, география фәннәре докторы, профессор Николай Фёдорович Яницкий сеңлесе.

  • Улы — Владимир Оттович Шмидт (1920 елның 2 марты — 2008 елның 25 декабре), техник фәннәр кандидаты, МДИУ профессоры.
    • Оныгы — Вера Владимировна Шмидт (1944 елның 3 феврале — 2014 елның 7 ноябре), педиатр.
    • Оныгы — Фёдор Владимирович Шмидт (1946 елның 3 октябрендә туган), табиб-проктолог.

Хатыны — Маргарита Эммануиловна Голосовкер (1889 елның 19 апреле — 1955 елның 8 ноябре), музей һәм әдәбият белгече, ССРБ Фәннәр академиясе Дөнья әдәбияты институтының сәнгати иллюстрация секторы мөдире (1935—1949), «М. Ю. Лермонтов: тормыш һәм иҗат» (М.: Искусство, 1941) монографиясе авторы; философ һәм тәрҗемәче Я. Э. Голосовкерның апасы.

  • Улы — Сигурд Оттович Шмидт (1922 елның 15 апреле — 2013 елның 22 мае) — Совет һәм Россия тарихчысы, Россия мәгариф академиясе академигы.

Хатыны — Александра Александровна Горская (1906—1995), «Челюскин» пароходында экспедициядә катнашучы (исемлектә җыештыручы буларак күрсәтелгән), Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

  • Улы — Александр Оттович Шмидт (1934 елның 15 сентябре — 2010 елның 11 июне).

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • 1956 елның 14 декабрендә ССРБ Фәннәр академиясе президиумының 681 санлы карары нигезендә ССРБ Фәннәр академиясенең Җир физикасы институтына О. Ю. Шмидт исеме бирелә. Геофизикка институт холлында 2011 елның 26 октябрендә бронза бюст урнаштырыла (скульптор — А. Д. Казачок).
  • 97Н проектының фәнни-тикшеренү бозваткычына «Отто Шмидт» исеме бирелә (файдалану чоры: 1979—1991 еллар).
  • Бозваткыч 1938 елга кадәр Шмитд исемен йөртә, Шмидт Төньяк диңгез юлы башлыгы вазифасыннан шушы елда алына, соңрак бозваткычның исеме «Анастас Микоян» дип үзгәртелә.
  • Антарктидадагы Шмидт боз асты тигезлеге.
  • Чукотка яр буендагы Отто Шмидт борыны.
  • Шмидт борыны — Чукотка автономияле округының Иультин районындагы шәһәр тибындагы бистә.
  • Төньяк Җир архипелагында урнашкан Шмидт утравы.
  • 1973—2008 елларда Чукотка автономияле округында Шмидт исемендәге район булган.
  • 1971 елдан — ССРБ Фәннәр академиясе, 1991 елдан Россия Фәннәр академиясе тарафыннан Арктиканы тикшерү һәм үзләштерү өлкәсендәге күренекле фәнни хезмәтләр өчен О. Ю. Шмидт исемендәге премия тапшырыла.
  • Могилевта проспект.
  • БДБның күп кенә шәһәрләрендәге урамнар.
  • Ул күп еллар дачасында яшәгән Николина Гора бистәсе проспектына О. Ю. Шмитд исеме бирелә.
  • Мурманск шәһәренең 4 нче гимназиясендә Арктиканы үзләштерү мәктәп музее Отто Юльевич Шмидт исеме белән аталган.
  • О. Ю. Шмидт исемен (2108) Отто Шмидт астероиды йөртә[10].
  • Хәзерге вакытта Самара өлкәсенең Яңа Куйбышев шәһәр округы составына кергән бистә О. Ю. Шмидт исеме белән аталган.
  • Исемнәр — Оюшминальд(а): «Отто Юльевич Шмидт боз өстендә», Лагшмина́льд(а): «лагерь Шмидта на льдине», Лагшмивар(А), Лашмивар(А): «Лагерь Шмидта в Арктике»
  • Исеме — Оюшминальд(а): «Отто Юльевич Шмидт на льдине», Лагшмина́льд(а): Шмидтның боз өстендәге лагере", Лагшмива́р(а), Лашмива́р(а): «Шмидтның Арктикадагы лагере»[11][12].
  • Марфа Семёновна Крюкованың «Поколен-борода и ясные соколы» риваяте.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе
  2. 1 2 3 Шмидт Отто Юльевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  4. Отто Юльевич Шмидт – герой, мореплаватель, академик и просветитель. ardexpert.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025. Архивировано 26 декабрь 2018 года.
  5. Мехмат МГУ 80. Математика и механика в Московском университете / Гл. ред. А. Т. Фоменко. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 2013. — 372 с. — ISBN 978-5-19-010857-6. — С. 60.
  6. Математический энциклопедический словарь / Гл. ред. Прохоров, Юрий Васильевич. — М.: БСЭ, 1988 — С. 764..
  7. О людях Московского университета, 2019: «Экспедиция на ледоколе «Челюскин» закончлась неудачей. Ледокол был раздавлен льдами, а члены экспедиции высадились на льдину и дрейфовали два месяца в условиях полярной ночи. В этих экстремальных условиях Шмидт — руководитель экспедиции — читал своим сотрудникам лекции на самые разные темы: о международном положении, истории философии, проблемах освоения Арктики, полётах на луну, взаимовлиянии языков…»
  8. «Мы рады приветствовать на бугульминской земле славного героя Отто Юльевича Шмидта» (рус.). Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025.
  9. Большая советская энциклопедия / Гл. ред. Прохоров, Юрий Васильевич. — М.: БСЭ.
  10. Кояш системасындагы кече объектлар буенча MPC мәгълүмат базасы (2108)
  11. Мокиенко В. М., Никитина Т. Г. . Толковый словарь языка Совдепии. — СПб.: Фолио-Пресс, 1998. — ISBN 5-7627-0103-4.
  12. Лебедев, Артемий. Sokr.ru — словарь сокращений, акронимов, аббревиатур и сложносоставных слов русского языка. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 8 февраль 2010 года.

Библиография

Әдәбият

  • Визе В. Ю. Моря Российской Арктики: В 2-х тт. — Т. II. — М.: Paulsen, 2016. — 340 с.: ил. — Серия «Международный полярный год». — ISBN 978-5-98797-130-7.
  • Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. . Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
  • Корякин В. С. Отто Шмидт. — М.: Вече, 2011. — 416 с., ил. — (Великие исторические персоны). — 4 000 экз. — ISBN 978-5-9533-5770-8.
  • Отто Юльевич Шмидт в истории России XX века и развитие его научных идей. / Глико А. О. (гл. ред.) — М.: Физматлит, 2011.
  • Садовничий В. А. Отто Юльевич Шмидт (1891—1956) // О людях Московского университета. — 3-е изд., дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2019. — С. 111—116. — 356 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-19-011397-6.

Тема буенча өстәмә