Кадыйр Әлибаев

Әлибаев Кадыйр Әхмәткирәй улы (17 июнь 1940 ел4 декабрь 2003 ел) — башкорт шагыйре.

Тәрҗемәи хәле

Кадыйр (Әбделкадыйр) Әхмәткирәй улы Әлибаев 1940 елның 17 июнендә Башкорт АССРның Хәйбулла районы Әбүбәкер авылында туган.

1958 елда Акъяр урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, авылларында башлангыч классларда укытучы булып эшли.

1962 елда Башкорт дәүләт университетына укырга керә һәм аны 1968 елда тәмамлый. Төрле районнарда укытучы булып эшли.

1992 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Сибайда вафат булган.

Иҗат эшчәнлеге

Кадыйр Әлибаевның балалар өчен иҗат ителгән “Ак чишмә” китабы 1982 елда дөнья күрә. Аннары “Җырлы яңгыр”,”Әсәем куллары”,”Самавыр җыры”,”Атаем тупсасы” дигән китаплары  чыга. Үзенчәлекле шагыйрьнең әсәрләренә бик күп җырлар язылган һәм алар бүген дә сәхнәләрдә яңгырый.     Кадыйр  Әлибаев  шигырьләрен туган җиренә, табигатенә  һәм халкына     багышлай. Аның ижаты тормышчан, халыкчан, телгә  бай, образларының  кабатланмас булуы белән аерылып тора. Туган-үскән дала якларын хәтта шигырь чишмәсенә тиңли ул. 

Китаплары

  • Ак чишмә — 1982
  • Җырлы яңгыр — 1982
  • Әсәем куллары — 1991
  • Самавыр җыры — 1995
  • Атаем тупсасы

Чыганак

Сылтамалар

  • Әлибаев Кадыйр Әхмәткирәй улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.

Искәрмәләр