Камилла Лэкберг
Тәрҗемәи хәле
Булачак беллетрист 1974 елның 30 августында Швециянең зур булмаган Фьельбака дигән порт шәһәрендә 1974 елның 30 августында туган. Бик иртә әдәбият белән мавыга башлый. Бала чагынан ук, әкиятләр иҗат итеп һәм аларны сөйләп, үзен язучы буларак сынап карый. Гётеборг университетында икътисад һәм маркетингны өйрәнә һәм Стокгольмда берничә еллап бу тармакта эшли. Детективлар язарга өйрәткән курс тәмамлаганнан соң, 2002 елда беренче романы «Боз принцесса» басылган. Өч елдан «Тәглимәт таратучы» дөнья күрә. Шуннан яшь язучының Эрика Фальк һәм полицейский Патрик Хедстрём турында триллерлар сериясе туа. Детективлардан тыш, Камилла Лэкберг күренекле пешекче Христиан Хелльберг белән автордашлыкта ике аш-су китабы һәм «Супер-Чарли» балалар китаплар сериясен бастыра.
Шәхси тормышы
Үзенең өч баласы: беренче никахыннан — Вилле һәм Мейа, полицейский һәм телевидение алып баручысы Мартин Мелин (2014 елда аерылганнар) белән икенче никахыннан — Чарли белән Стокгольмда яши. Лэкберг укучыларына, үзеннән аермалы рәвештә, геройларының аерылышмаячакларын вәгәзли[4]. Язучылыктан тыш, Лэкберг ювелир бизнесы һәм тавыш яздыру компаниясе милекчесе булып тора. 2012 елда ул Россия «Йолдызлар белән бию» шоуына охшаган Let's Dance шоуында катнаша, һәм анда дүртенче урын били.
Тәнкыйть һәм бәяләмәләр
Камилла Лэкбергны «швед Агата Кристи»сы дип атыйлар[5]. 2014 елга аның китаплары 55 илнең 35 теленә тәрҗемә ителгән һәм гомуми тиражы миллион данә тәшкил иткән[6]. Лэкберг романнарында гаилә тормышы һәм гаилә серләрен: вакыйганы төрле персонажлар күзлегеннән карау үткән тормыш сәхнәләре белән берләшкән, һәм шул барлыкка килгән трагедиянең тамырларын күрсәтү төп тема булып тора[7]. Язучы үзе тануы буенча, ул очраклы рәвештә, атасының фаҗигале һәлак булган хатыны һәм баласы булганын ишетә һәм алар турында гаиләдә беркем аңга да алмаган була. Шуңа язучы бу проблема буенча уйлана башлый[8]. Тәнкыйтчеләр авторның батыр характерларын җентекле эшкәртүен, көнкүреш детальләренә игтибарын билгели[9].
Библиографик белешмә
| рус исеме | Бетү елы | Оригиналь |
|---|---|---|
| Ледяная принцесса (роман) | 2003 | The Ice Princess (novel) Isprinsessan |
| Проповедник (роман) | 2004 | Predikanten |
| Вкус пепл (роман) | 2005 | Stenhuggaren |
| Запах соли, крики птиц | 2006 | Olycksfågeln |
| Тимер тәре | 2006 | Tyskungen |
| Письмо от руски | 2007 | Sjöjungfrun |
| Призрачный маяк | 2009 | Fyrvaktaren |
| Ангелово | 2011 | Änglamakerskan |
| Укротитель | 2014 | Lejontämjaren |
Искәрмәләр
- ↑ Camilla Läckberg // BD Gest' (фр.)
- ↑ Camilla Läckberg // Babelio (фр.) — 2007.
- ↑ https://camillalackberg.se/om-camilla/
- ↑ Swedish crime writer Camilla Lackberg mixes grisly murders with ordinary lives — ABC News (Australian Broadcasting Corporation)
- ↑ Camilla Lackberg’s ‘The Stonecutter’ — The Washington Post
- ↑ Camilla Lackberg: unusual approach probes psychology of killing
- ↑ Lackberg unearths unprincipled evil
- ↑ Camilla Lackberg, Swedish crime sensation — The Washington Post
- ↑ Book review: ‘The Preacher’ by Camilla Lackberg — The Washington Post