Камил Ганиев

Ганиев Камил Сәмигулла улы (10 гыйнвар 1922 ел) — ССРБ-ның хәрби, дәүләт һәм сәяси эшмәкәре, генерал-лейтенант, командарм.

Тәрҗемәи хәле

Камил Сәмигулла улы Ганиев 1922 елның 10 гыйнварында Башкорт АССР-ының Бәләбәй кантоны[1] Югары Бишенде авылында туган. 1943 елдан КПСС (ВКП(б) әгъзасы. Башкорт. Т авылында яшәгән.

1939 елдан Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. 1941 елның июленнән Көнбатыш фронтта сугыша.

1943 елда — Көнбатыш фронтта 104-нче танк дивизиясе 145-нче танк батальонының элемтә взводы командиры, өлкән лейтенант. 1942 елда яралана[2].[2]

Көнбатыш фронты 33-нче армиясе хәрби берләшмәсенең 1942 елның 22 сентябрендәге 529 нчы приказы нигезендә 104-нче танк дивизиясе 145-се танк батальонының элемтә взводы командиры өлкән лейтенант Ганиев «Сугыштагы батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә.[3][3]

Көнбатыш фронты 33-нче армиясе хәрби берләшмәсенең 1942 елның 7 сентябрендәге 963-нче приказы нигезендә 104-нче танк дивизиясе 145-нче танк батальонының элемтә взводы командиры өлкән лейтенант Ганиев Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.[4]

2-нче Белорус фронты 5-се армиясе хәрби берләшмәсенең 1944 елның 17 гыйнварындагы 4-нче приказы нигезендә 43-нче гвардия танк бригадасының 2 нче батальоны командиры урынбасары Ганиев 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә[5].[5]

2-нче Белорус фронты 49 нчы армиясе хәрби берләшмәсенең 1944 елның 31 июлендәге 19 нчы санлы приказы нигезендә 43-нче гвардия танк бригадасының 2-нче полкы командиры урынбасары гвардия капитаны Ганиев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә[6].

Сугышны гвардия майоры званиесендә тәмамлый, И. В, Сталин исемендәге БТ һәм МВ Хәрби Академиясе тыңлаучысы була.

Укуны тәмамлаганнан соң — 3-нче Белорус фронтының 101-нче гвардия танк полкы командиры урынбасары.

Төркестан хәрби округында хезмәт итә. Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый.

5-нче армия (2-нче формирование) командующие итеп тәгаенләнә.

Ары Урта Азия хәрби округы командующиеның 1-нче урынбасары итеп тәгаенләнә. Медеола лавинаны бетерү вакытында Алматышәһәрен коткару буенча эшләр начальнигы вазифасын да башкара.

1985 елда 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Генераль штабның Хәрби академиясендә факультет начальнигы итеп тә тәгаенләнә.

РСФСР-ның 7-нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Мәскәүдә яши

Наградалары

  • «Сугыштагы батырлыклары өчен» медале (1942)
  • «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» медале[7]

Искәрмәләр

  1. ↑ Хәҙер Башҡортостан Республикаһының Туймазы районы[[Категория:Туймазы районыда туганнар ]]
  2. ↑ 1 2 Ганеев Камиль Самигулович, 09.08.1942, эвакуирован, :: Донесение о потерях :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Проверено 18 июля 2018.
  3. ↑ 1 2 Ганиев Камиль Самигулович, Медаль «За боевые заслуги» :: Документ о награде :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Проверено 18 июля 2018.
  4. ↑ Гонеев Камиль Самигулович, Орден Красного Знамени :: Документ о награде :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Проверено 18 июля 2018.
  5. ↑ 1 2 Ганиев Камиль Самигулович, Орден Отечественной войны I степени :: Документ о награде :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Проверено 18 июля 2018.
  6. ↑ 1 2 Ганиев Камиль Самигулович, Орден Красной Звезды :: Документ о награде :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Проверено 18 июля 2018.
  7. ↑ Ганеев Камиль Самигулович, Медаль «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.» :: Документ о награде :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Проверено 18 июля 2018.

Төркемнәр