Каргалы вулысы (Чистай өязе)
Каргалы вулысы (тат. قارغالىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Каргалинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Иске Иванай, Олы Талкыш, Ерыклы, Яңа Чишмә һәм Аксубай вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 14761 кеше яшәгән.[1] 1920-еллар уртасында күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Чистай районына кушыла.