Касыйм Әхмиров
Касыйм Әхмиров, Әхмә́ров (1923-1951) — Советлар Союзы Герое (17.10.1943), өлкән лейтенант (1946).
Тәрҗемәи хәле
Әхмиров Касыйм Шабан улы 1923 елда, Сарытау өлкәсенең Дергачи районы Алтата авылында туган. Милләте буенча татар. 1937 елда гаиләсе Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең бер совхозына күченеп китә. Совхозда хисапчы, ягулык салучы, тракторчы булып эшли. 1941 елда 7 сыйныф тәмамлый.
1942 елның 23 мартында Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә алына. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942). 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 383 нче укчылар полкы взводы командиры (60 нчы армиянең 121 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәрен (1943), Украина, Беларус, Польша һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 4 сентябрендә Чумаково авылы (Конотоп шәһәреннән көнчыгыштарак) янында барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң ССРБ Оборона министрлыгының офицерлар составы белемен күтәрү курсларын тәмамлый (1945). 1946 дан запаста.
Демобилизацияләнүдән соң Үзбәкстан ССР Шәһрисәбз каласының консерв заводында урнаша. 1951 елны Амур өлкәсендә, җиләк-җимеш төягән эшелонны озата барганда һәлак була.
Бүләкләүләре
Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.