Каюм Насыйри урамы (Яр Чаллы)

Каюм Насыйри урамы, Каюм Насыйри исемендәге урам (рус.  улица Каюма Насыри, улица имени Каюма Насыри) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам.
Почта индексы 423820. ОКАТО коды: 92401370000[2].
Координатлары 55.669759°, 52.292288°.

Тарих

Урам күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедияче, картограф, этнограф, әдип, педагог Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйри (Каюм Насыйри, 18251902) хөрмәтенә аталган.

Урнашуы

Яр Чаллының (Иске шәһәр) Комсомол районы Сидоровка бистәсендә урнашкан кечкенә урам. Шилнә елгасы агымы буенча сузылган. Чишмә урамы белән киселештә башлана. Мәләкәс урамы белән киселештә тәмамлана. Тольятти урамы белән кисешә.

Игътибарга лаек объектлар

Күбесенчә ике катлы шәхси йортлардан тора.

Әдәбият

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар