Ким Бейсингер

Ким Бейсингер, Кими́ла Энн (Ким) Бе́йсингер (ингл. Kimila Ann Basinger, 1953 елның 8 декабре, АКШ, Джорджия, Атенс) — АКШ кино актрисасы, фотомоделе һәм җырчысы.

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 8 декабрендә АКШның Джорджия штаты Атенс шәһәрендә туган. 17 яшендә Джорджия штатында уздырылган «Миссис Джорджия» титулына ия була. Нью-Йоркка күчә, «Мисс Америка» бәйгесендә катнаша, модель бизнесында эшли башлый. 1970 елларда Американың иң популяр моделе булып таныла, дистәләрчә популяр америка басмаларының тышлыгында фотосурәтләре басыла.

Модель карьерасы белән бергә, «Neighborhood Playhouse School of the Theatre» театр мәктәбендә укый. клубларда җырлар белән чыгыш ясый.

1976 елда Лос-Анджелескә күченә, киноларда кечкенә рольләрдә төшә башлый.

Беренче зур ролен «Мөлаемлык портреты» (ингл. «Katie: Portrait of a Centerfold») фильмында башкара.

Хәзер дә популяр актриса булып кала. 2016 елда «Данлы егетләр» кинокартинасында уйный.

Бүләкләре

  • 1998 — «Оскар», «Алтын глобус» премияләре — 1997 елда уйнаган «Лос-Анджелес серләре» картинасындагы икенче пландагы хатын-кыз (фахишә) ролен башкарган өчен.

Гаилә хәле

Әдәбият

  1. Декабрьдә кабынган йолдызлар. Ким Бейсингер. «Сөембикә», 2018 ел, декабрь, 64нче бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр