Кирс

Кирс (рус. Кирс) — Киров өлкәсендә шәһәр, Югары Кама районының административ үзәге.

Халык саны — 10 420 кеше (2010).

География

Шәһәр Зур Кирс елгада, Кировтан 190 километрга төньяк-көнчыгышка урнаша. Шәһәр аша тимер юл уза. Иң якындагы шәһәрләр: Омутнинск — (74 км (туры линия буенча)/86 км (юл буенча)), Белая Холуница (96/132 км), Зуевка (121/248 км), Слободской (135/171 км), Глазов (135/319 км).

Тарих

Кирс 1729 елда чуен кою заводы янында бистә буларак нигезләнә. Исем чыганагы — коми-перм. кырс «текә яр» сүзеннән.

1938 елда эшчеләр посёлогы статусын ала.

1963 елдан — Югары Кама районының үзәге, 1965 елдан — шәһәр.

Халык

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~6 600 10 859 14 169 14 387 14 200 11 786 10 420

Икътисад

  • «Кирскабель» заводы
  • тимер-бетон әйберләр заводы
  • агач сәнәгатьнең ширкәтләр
  • леспромхоз

Климат

Кирс климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 4,0 6,1 14,9 26,0 31,0 35,0 36,5 36,0 29,6 22,0 10,0 6,0
Уртача максимум, °C −10,7 −8,6 −0,5 7,7 15,8 21,1 23,2 19,5 13,3 4,6 −4,1 −8,6
Уртача температура, °C −14,2 −13,1 −5,4 2,6 9,8 15,1 17,4 14,0 8,7 1,5 −6,7 −11,6
Уртача минимум, °C −18,9 −18,3 −11,2 −3,1 3,2 8,6 11,2 8,7 4,2 −1,6 −10,1 −15,7
Абсолют минимум, °C −47 −45 −37,8 −27,5 −11,1 −4,2 −0,7 −4,2 −7,2 −26 −37 −51
Чыганак: Кирс, Российская Федерация. Архив климатических данных. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2012. Архивировано 15 май 2012 года.

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. ↑ http://www.mojgorod.ru/kirovsk_obl/kirs/index.html
  3. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-05-23 

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә