Слабутски

Слободской (рус. Слободской) — Россия шәһәре, Киров өлкәсенең Слободской районының административ үзәге.

Халык саны — 33 983 кеше, шәһәр админинстрациясенә буйсынган торак пунктлары белән — 34 462 кеше (2010).[2]

География

Шәһәр Нократ елгасының биек уң ярында, Кировтан 35 километр төньяк-көнчыгышрак урнашкан. Горький тимер юлының Слободское станциясе.

Тарих

Никола чиркәве, ХХ гасыр башы

Беренче тапкыр 1505 елда Иван III-ның бирегә яңа наместникны җибәреп кую турында грамотасында телгә алына. 1562 елдан — Слободской посады.

1708 елдан — Себер губернасы, 1719 елдан — аның Вятка провинциясе составында. 1727 елда Казан губернасы составына күчерелгән.

1780 елдан Нократ наместниклыгының (1796 елдан — губернасының) өяз шәһәре.

1856 елда биредә 9 чиркәү, 779 йорт һәм 87 лавка (кибет) булган.

1929 елдан Слободской районы үзәге булып тора.

Халык

1840[3] 1856[4] 1897[5] 1926[6] 1939[4] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[2]
5 588 ~5 900 10 051 10 885 ~22 800 30 836 34 374 36 881 39 249 33 477 33 983

Милли состав

Милләт 2002[12] 2010[13]
руслар 95,5% 96,0%
арлар 2,2% 1,7%

Икътисад

Күн һәм мех сәнәгате.

Фанир комбинаты, шырпы фабрикасы, йорт җиһазлар комбинаты, спирт-аракы заводы, макаруннар һәм татлы ашамлыклар комбинаты. Төзелеш материалларны, агач материаллар, үзагач җитештерү.

Югары уку йортлары

  • Вятка иҗтимагый-икътисади институтаының филиалы.

Танылган шәхесләр

Галерея

Искәрмәләр

  1. ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
  2. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2014-01-15 
  3. ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. ↑ 1 2 «Минем шәһәр» энциклопедиясе
  5. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=335
  6. ↑ http://elib.shpl.ru/ru/nodes/8808-rsfsr-administrativno-territorialnoe-delenie-soyuza-ssr-i-spisok-vazhneyshih-naselennyh-punktov-dopolnenie-k-8-mu-izdaniyu-s-noveyshimi-dannymi-o-rayonirovannyh-v-1929-godu-oblastyah-m-1929#page/30/mode/inspect/zoom/4
  7. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-15 
  13. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-15 

Тема буенча өстәмә