Нулин
Нулин[1] (рус. Нолинск) — Киров өлкәсендә урнашкан шәһәр, Нулин районының административ үзәге.
Халык саны — 9 556 кеше.[2]
География
Шәһәр Ноля елгасының Воя елгасына кушылган урыны янында, Кировтан 132 км ераклыкта урнаша.
Климат
| Нулин климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Абсолют максимум, °C | 5,3 | 4,6 | 11,4 | 26,1 | 34,5 | 36,0 | 37,8 | 36,2 | 30,8 | 22,4 | 10,2 | 7,3 | 37,8 |
| Уртача максимум, °C | −10,2 | −8,8 | −1,5 | 8,2 | 16,9 | 21,5 | 23,7 | 20,7 | 14,2 | 5,7 | −2,8 | −8 | 6,7 |
| Уртача температура, °C | −12,9 | −12,1 | −5,1 | 3,7 | 11,8 | 16,5 | 18,9 | 15,9 | 10,0 | 2,6 | −4,9 | −10,4 | 2,8 |
| Уртача минимум, °C | −16,7 | −16 | −9,2 | −0,8 | 6,2 | 11,1 | 13,8 | 11,3 | 6,0 | −0,2 | −7,6 | −13,8 | −1,3 |
| Абсолют минимум, °C | −45 | −41,1 | −32,2 | −25 | −7,8 | −1,1 | 3,9 | 0,0 | −4 | −19 | −31,1 | −48 | −48 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 647 | ||||||||||||
| Чыганак: Нулин, Российская федерация. Архив климатических данных. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2013. Архивировано 15 май 2012 года. | |||||||||||||
Тарих
1612 елда Ноля елгасының Воя елгасына кушылган урыны янында Нократ Дөньядан күчү Трифон монастыреның төзелеше башланган. 1668 елда Никола монастырсь соборы төзелеше тәмамлана, бу чактан ул рәсми рәвештә Никольский погост дип атала.
1781 елда Никольское (Ноля) авылы Нулин өязенең үзәге була һәм Нулин шәһәренә үзгәртеп корыла.
1823 елда шәһәр көчле янгыннан зарар күрә.
1856 елда Нулинта 4 чиркәү, 458 йорт һәм 60 лавка (кибет) булган; 1871 елда 14 завод эшләгән, шул исәптә 2 күн заводы, 3 терлек мае эретү заводы, 4 прәннек заводы һәм 5 аракы заводы.
1940—1957 елларда шәһәр Молотовск (Вячеслав Молотов (1890—1986) хөрмәтенә) исемен йөрткән.[3]
Халык
Икътисад
- АҖ "Ремонтно-механический завод", промкомбинат,
- "Заря" тегү фабрикасының бүлеге,
- "Вятский сувенир" пердприятиесе,
- Азык-төлек комбинаты,
- Май заводы
- Ит комбинаты,
һ.б ширкәтләр.
Истәлекле урыннар
- Вячеслав Молотовның музей-йорты
- Дөньядан күчү соборы
- Китапханә
- Өлкәне өйрәнү музее
Искәрмәләр
- ↑ http://tatarhistory.ru/application/files/thumbnails/small/1014/7636/7717/65-musulm-sezdy_nach-20-veka-Karta-shtata-Idel-Ural.jpg
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-03-19
- ↑ http://ru.wikisource.org/wiki/Указ_Президиума_ВС_СССР_от_8.03.1940_о_переименовании_г._Нулина_и_Нулиного_района_Кировской_области
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1.01.2010 г., archived from the original on 2012-02-01, retrieved 2021-10-17
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-31
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-31