Комсомольский (Мордовия)

Комсомольский (рус. Комсомольский) — Мордовиянең Чамзинка районында урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Чамзинка районының иң эре торак пункты.

Халык саны — 13 513 кеше (2010).[1]

География

Комсомольский Нуя елгасы өстендә, Сарансктан 50 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының 98 км тукталыш пункты станциясе.

Исем чыганагы

Бистә үз исемен цемент заводы төзелештә катнашкан комсомолчылар хөрмәтенә аталган.

Тарих

Комсомольский 1952 елда цемент заводы янында бистә буларак нигезләнә.

1955 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[1]
5 123 11 102 13 232 14 740 14 230 13 513

Милли состав: руслар — 60,6%, мордва — 29,2%, татарлар — 3,0%.[7]

Икътисад

  • «Мордовцемент» ААҖ

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә