Кружиняна мәчете
Кружиняна мәчете (tat. lat. Krujıniana mäçete) — Польшаның Кружиняна авылында урнашкан татар мәчете. Польшадагы актив биш мәчетнең берсе.
Бүгенге мәчет бинасы 18/19 гасыр чикләрендә төзелгән, ә Кружинянада мәчет булу беренче тапкыр 1717 елда телгә алына.
1846 елда мәчет төзекләндерелә.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң җирле мөселманнар Беларус мөселманнары белән элемтәгә керә.
2008 елда мәчет грант отып, анда заманча янгынга каршы сигнализация урнаштырыла.
2012 елның 22 октябрендә Польша тарихы һәйкәле дип игълан ителә.[1]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Zarządzenie Prezydenta RP z dnia 22 października 2012 (Dz. U. z 2012 r. Nr 0, poz. 1275).