Кортамыш

Кортамыш (рус. Куртамыш) — Курган өлкәсендәге кече шәһәр, Кортамыш районының административ үзәге.

Халык саны — 17 098 кеше (2010).[2]

География

Кортамыш бер үк исемле елга өстендә, Курганнан 88 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Иң якын тимер юл станциясе — Юргамыш (52 километр ераклыкта).

Тарих

1745 елда ныгытма буларак нигезләнә. 1756 елда Куртамыш бистәсе буларак телгә алына.

1944 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала, 1956 елданшәһәр.

Халык

1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[2]
~8 600 12 330 16 340 17 191 19 155 18 154 17 098

Милли состав

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 96,7% 96,8%

Икътисад

Керамик ташлары заводы, кирпеч заводы, катнашазык заводы, ремонтлау-механика заводы. мебель фабрикасы, тегү фабрикасы. Промкомбинат. Азык-төлек сәнәгате ширкәтләре.

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 179/2016. Уральский ФО
  2. 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-09-24 
  3. http://www.mojgorod.ru/kurgansk_obl/kurtamysh/index.html
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-27 
  10. 2010 ел сан алу базасы

Тышкы сылтамалар