Ландыш Әбүдәрова

Ландыш Роберт кызы Әбүдәрова (ире фамилиясе буенча Фәизова, рус. Ландыш Робертовна Абударова) ― татар журналисты, язучы, шагыйрә, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе (2019 елдан), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2025 елдан)[1]. Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2026)[2].

Тормыш юлы

Ландыш Әбүдәрова 1980 елның 12 ноябрендә Татарстан АССРның Актаныш районы Карт авылында туган. Татар Суыксуы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала[3].

2003 елда университетны тәмамлагач, Уфага күчеп китә. 2003―2010 елларда Башкортстанның «Кызыл таң» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшли.

2010 елда Казанга кайта һәм хезмәт юлын "Азатлык радиосы"нда дәвам итә. Соңрак «Идел», «Сөембикә» журналларында бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.

2019 елның маеннан — «Казан утлары» әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналының җаваплы сәркатибе[4].

2020 елда Казан федераль университетында аспирантура тәмамлый, «Миргазиян Юныс прозасында һәм публицистикасында милли миф» темасына фәнни квалификацион хезмәт яклый[5].

Иҗаты

Әдәби иҗатка студент елларында ук керешә. Республика вакытлы матбугатында журналистик язмалары, шигырьләре һәм хикәяләре белән даими басылып тора. Беренче әсәрләре «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында һәм «Татарстан яшьләре» газетасында дөнья күргән.

Аның «Мандариннар» (2018) һәм «Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы» (2019) исемле проза китаплары нәшер ителә[6]. Хикәяләре һәм очерклары күбесенчә заманча темаларга, шәхеснең эчке дөньясына багышланган.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Китаплары

  • Мандариннар : повесть, хикәяләр, нәсер, әкиятләр / Ландыш Әбүдәрова. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2018. — 189, [2] б. ISBN 978-5-298-03693-1;
  • Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы / Ландыш Әбүдәрова ; рәс. А. Гайнуллина. — Казан : "Юлбасма" нәшрияты, 2019. — 35 с. : рәс. б-н. ISBN 978-5-6042702-3-3;
  • Умарта : повестьлар һәм хикәяләр / Ландыш Әбүдәрова. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2025. — 204, [2] с. ISBN 978-5-298-04885-9[9].

Гаиләсе

Шәхси тормышы

Ире Илдар белән ике кыз тәрбиялиләр: Зөлфия, Әдилә. Сухая Рекада үз йортлары белән яшиләр[10].

Искәрмәләр

  1. Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  2. Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы узды. Татар Информ (18 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  3. Татар филологиясе һәм мәдәният факультеты. КФУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  4. «Казан утлары» журналы редакциясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  5. Раил Садретдинов. Ландыш Әбүдарова: «Язучылар берлегенә кергәч, язуымны ташламасам ярый инде» Тулырак: https://intertat.tatar/news/landys-abudarova-yazucylar-berlegena-kergac-yazuymny-taslamasam-yaryi-inde-5876562. Интертат (13 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  6. Мөршидә Кыямова. Ландыш Әбүдәрова: «Язучы дөньяны үзгәртә ала». Идел (3 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  7. ТР Президенты указы (20 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  8. Ландыш Әбүдәрова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казан утлары (19 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  9. АРМ Читателя (рус.). abis-neo.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  10. Рузилә Мөхәммәтова. Марат Әхмәтов – язучыларга: «Урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез». Интертат (5 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.

Чыганаклар

  • «Казан утлары» журналы, № 3, 2021 ел.
  • Татар әдипләре: биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2020.