Лидия Галиева

Лидия Дилфас кызы Галиева (Лидия Нәфыйкова) — татар артисткасы, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстан Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.

Ул 1978 елның 5 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1997 елны ул Казан театр училищесын тәмамлый. 1997 елның 14 февраленнән ул — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы.

Сылтамалар