МС-21
Файл:MC-21 on the assembly line at Irkut.jpg
Җитештерелүе
Файл:Первый полет нового пассажирского лайнера МС-21.webm
МС-21 очкычының беренче очышы һәм кабинасыннан күренеш
Иркут МС-21 ("21 гасырдагы магистраль очкыч", русча «Магистральный самолёт XXI века») — якын һәм урта магистраль пассажир очкычының Россия проекты.
2016 елның 8 июнендә яңа МС-21 очкычын күрсәтү тантанасы уза.
2017 елның 28 маенда МС-21 беренче 30 минутлык очыш ясый.
2017 елда очкычны серияле җитештерү башланачак.
Иркут МС-21 очкычының төп көндәше - Кытайның COMAC C919 очкычы булыр дип көтелә.
МС-21 очкычының төп үзенчәлеге - вакуум инфузиясе ярдәмендә ясалган композит канаты. Әлеге технология МС-21 канатын җиңелрәк һәм җитештерүдә арзанрак булдыра, шуңа күрә Аэрбус һәм Боинг очкычларына караганда тизрәк очарга тиеш.
МС-21 очкычы программасы Яковлев конструктор бюросы һәм "Иркут" корпорациясе белән эшкәртелә, 2008 елга кадәр проектта шулай ук "Ильюшин исемендәге авиация комплексы" катнаша.
Баштарак очкычның исеме Як-242 булырга тиеш иде, ләкин соңрак аннан баш тарткан.
МС-21 очкычы өч төрендә булачагы көтелә: МС-21-200 (135-153 урын), МС-21-300 (163-181 урын), МС-21-400.
Очкыч бәясе $72–85 млн. булыр дип көтелә.
Тышкы сылтамалар
- МС-21, Сайт ОАК
- МС-21 на сайте SVAVIA.RU 2016 елның 17 август көнендә архивланган.
- Двигатель СПМ-21 для нового российского самолёта МС-21(үле сылтама)
- Видеопрезентация самолёта МС-21
- Внешний вид и схема окраски самолёта МС-21-200