Як-42

Як-421970 елларының уртасында ОКБ Яковлев (ССРБ) тарафыннан эшләнгән Россия уртамагистраль пассажир очкычы. НАТО билгесендә — "Clobber" аңлата чүп-чар, иске-москы, чүпрәк-чапрак. Як-42 очкычы проекты 1970 елларда искергән Ил-18 һәм Ту-134 очкычын алмаштыру өчен барлыкка килгән.

Як-42 Смоленски Авиазаводында (1977−1981) һәм Сарытау Авиазаводында (1978—2003) җитештерелә иде.1978—2003 елга тиклем 183 очкыч җитештерелгән аларның арасында икеү чыдамлылык сынауларга, 11 Смоленски Авиазаводында (1977−1981) һәм 172 Сарытау Авиазаводында.

Очу-техникалык бәяләмәләре

Бәяләмә Як-42
Беренче очыш 1975
Файдалану башы 1980
Канат киңлеге 34,88 м
Озынлыгы 36,38 м
Фюзеляж киңлеге 3,8 м
Койрык биеклеге 9,83 м
Канат мәйданы 150 м²
Иң зур сәүдә йөкләнеше 13 500 кг
Иң зур ягулык салуы 10 100 кг
Иң зур очып китү авырлыгы 57 000 кг
Пассажир сыйдырышлыгы 120
Салон киңлеге 3.6 м
Салон биеклеге 2,11 м
Экипаж 3
Керәйсер тизлеге 700 км/сәг
Иң зур тизлек 700 км/сәг
Хезмәт түшәме 9 600 м
Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы 4 000 км
Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы 1 700 км
Двигательләр Д-36,3 x 6500 кгс кгс
Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы
(Иң зур сәүдә йөкләнеше)
3 100 кг/сәг
чагыштырма ягулыкның тотылуы:
35.0 г/пасс.-км
Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы 1 800 м

Очкыч төрләре

undefined
  • Як-42 — чыгыш моделе.
  • Як-42Д — Як-42 очкычының модернизациясе варианты.
  • Як-42Д-100 — яңа авионика белән моделе.

Тасвирлама

Як-42 — Т-гәүдәле каурыйлы (иске Ту-134 кебек), койрыкта урнаштырган өч двигательле очкычы. Бик күп ягулыкны тотыла: 35 г/пасс.-км. Ту-334 чагыштырганда ягулыкны 23.4 г/пасс.-км гына тотыла.

Файдаланучылар

Серияләп җитештерү башыннан (1980) 183 Як-42 очкычы ясалган.

Файдаланучы Модификация Файдалануда
Сарытау авиалиниясы Як-42 14 (4 саклауда)
Газпромавиа Як-42 8
Тулпар-ЭЙР Як-42 7
Ижавиа Як-42 5
Грозный-Авиа Як-42 4
Татарстан Һава Юллары Як-42 3
МЧС РФ Як-42 2
Armavia Як-42 1
ЮТэйр Як-42 2 (сайтында юк)
Бөтенесе 90 тирәсе

Тема буенча өстәмә