Мангала

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Мангала

Мангала (Санскритча: मङ्गल, IAST: Maṅgala) Һинду текстларында кызыл планета Марс өчен исем.[1] Шулай ук Лоһит буларак мәгълүм (мәгънәсе: кызыл), ул сугыш Илаһы, целибат һәм кайвакыт Картиккея (Скандага) бәйле.[1] Аның килеп чыгышы төрле риваять текстларында төрле; кайберәүләрдә ул Җир Ана Бһуми һәм Вишнуның улы, ул әнисен әтисе Вараха аватар формасында су төбеннән күтәргәч барлыкка килгән. Башка риваятьләрдә ул Шиваның тиреннән яки кан тамчысыннан туган булган.[1]

Мангала планета буларак Санскритта язылган төрле Һинд дине астрономик текстларында очрый, мәсьәлән, Арьябһатаның , 5-енче гасыр Арьябһатиясында, Латадэваның 6-ынчы гасыр Ромакасында һәм Вараһамиһираның Панча Сиддһантикасында, Брахмагуптаның 7-енче гасыр Хандахадьякасында һәм Лалланың 8-енче гасыр Сисьядһиврддидасында.[2] Бу текстлар Мангаланы планеталарның берсе дип тәкъдим итәләр һәм чагыштыра торган планета хәрәкәтенең характеристикаларын фараз итәләр.[2] Башка текстлар, мәсьәлән, Сурья Сиддханта, аның тәмамлануы 5-енче һәм 10-ынчы гасыр белән даталана, төрле планеталар турында бүлекләрне Илаһ риваятьләре белән тәкъдим итәләр.[2] Бу текстларның кулъязмалары бераз төрле юрамалларда бар, алар Мангаланың күкләрдә хәрәкәтен тәкъдим итәләр, әмма мәгълүматлары төрле, биредә текст ачык һәм тормышлары буена үзгәртелгән булуын фараз итә.[3][4][5] Безнең эраның 1-енче меңьеллык Һинду галимнәре астрономик өйрәнүләреннән Мангаланы да кертеп һәр планетаның сидериаль әйләнеше өчен вакытны фараз иткәннәр һәм нәтиҗәләре бераз аерылып торган:[6]

Санскрит һәм башка текстлар: Мангала (Марс) өчен орбитасын тәмамлау өчен ничә көн кирәк?
Чыганак Сидериаль әйләнеш өчен фараз ителгән вакыт[6]
Сурья Сиддһанта 686 көн, 23 сәгать, 56 минут, 23,5 секунд
Сиддһанта Широмани 686 көн, 23 сәгать, 57 минут, 1,5 секунд
Птолемей 686 көн, 23 сәгать, 31 минут, 56,1 секунд
20-енче гасыр исәпләүләре 686 көн, 23 сәгать, 30 минут, 41,4 секунд

Календарь һәм зодиак

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мангала ул Һинду календарендә 'Мангалавара' яки сишәмбе сүзенең тамыры.[1] "Сишәмбе" сүзе Грек-Рим һәм башка Һинд-Аурупа календарендә шулай ук Марс планетасына багышланган,[7] ул "Тив Көне"нә карый, Тив яки Тир көне, сугыш һәм җиңү Ходае.[8] Тив башка Һинд-Аурупа риваятьләрендә Марс белән тәңгәл китерелә. Мангала алкышлы дип таныла.[1] Мангала Һинду зодиак системасында Наваграхалар өлеше булып тора. Һинду астрологиясенең зодиагы һәм исем бирү системасы, Мангаланы Марс буларак кертеп, Искәндәр Зөлкәрнәйн белән Грек астрологиясе кертелүдән соң үскән булырга охшаш,[9][10][11] [12][13]

Ул кызыл яки ялкын төсендә, дүрт куллы һәм өч япьле сөңге тоткан итеп (Санскрит телендә: тришула), Гада чукмары (Санскрит телендә: gadā), лотос (Санскрит телендә: Падма (символ)) һәм сөңге (Санскрит телендә: Шула белән сурәтләнә. Ул атлана торган хайван булып (Санскритча: Ваһана) тәкә тора. Ул (Сишәмбе) идарәчесе булып тора.[14]

Марс (Мангала) шулай ук атала:

  • Ангарака (अङ्गारक) – кызыл булган берәү
  • Рактаварна (रक्तवर्ण) – төсе кан кебек булган.[15]
  • Бһаума (भौम) – Бһуминың улы.
  • Лоһитанга (लोहिताङ्ग) – кызыл тәнле (Лоһа шулай ук тимерне аңлата, шулай ук тимер тәнле дигәнне аңлата).
  • Куджа (कुज) – Җирдән туган.
  • Бһа (भ) - балкучы.[16]

Мангала шигырьләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мангала сүзе борынгы булып тора ул беренче мәртәбә Ригведада пәйда була (безнең эраның 1000-енче елга кадәр), һәм грамматик Патанджали (безнең эрага кадәр~2-енче гасыр) тарафыннан искә алына, әмма астрологик төшенчә буларак түгел, ә әдәби эшләрдә "алкышлы-уңышлы" (сиддһа) структурасында. Панини шулай ук I.3.1 шигырендә охшаш контекстта искә ала.[17]

  1. 1 2 3 4 5 Roshen Dalal (2010). Hinduism: An Alphabetical Guide. Penguin Books India. p. 240. ISBN 978-0-14-341421-6. https://books.google.com/books?id=DH0vmD8ghdMC&pg=PA240. 
  2. 1 2 3 Ebenezer Burgess (1989). P Ganguly, P Sengupta. ed. Sûrya-Siddhânta: A Text-book of Hindu Astronomy. Motilal Banarsidass (Reprint), Original: Yale University Press, American Oriental Society. pp. vii–xi. ISBN 978-81-208-0612-2. https://books.google.com/books?id=W0Uo_-_iizwC. 
  3. Lionel D. Barnett (1994). Antiquities of India: An Account of the History and Culture of Ancient Hindustan. Asian Educational Services. pp. 190–192. ISBN 978-81-206-0530-5. https://books.google.com/books?id=x40mwFwgK44C&pg=PA190. 
  4. Ebenezer Burgess (1989). P Ganguly, P Sengupta. ed. Sûrya-Siddhânta: A Text-book of Hindu Astronomy. Motilal Banarsidass (Reprint), Original: Yale University Press, American Oriental Society. pp. ix-xi, xxix. ISBN 978-81-208-0612-2. https://books.google.com/books?id=W0Uo_-_iizwC. 
  5. J Fleet (1911). Arbhatiya. Cambridge University Press for the Royal Asiatic Society. 794–799. https://books.google.com/books?id=1LssAAAAIAAJ. 
  6. 1 2 Ebenezer Burgess (1989). P Ganguly, P Sengupta. ed. Sûrya-Siddhânta: A Text-book of Hindu Astronomy. Motilal Banarsidass (Reprint), Original: Yale University Press, American Oriental Society. pp. 26–27. ISBN 978-81-208-0612-2. https://books.google.com/books?id=W0Uo_-_iizwC. 
  7. Richard L. Thompson (2004). Vedic Cosmography and Astronomy. Motilal Banarsidass. pp. 88. ISBN 978-81-208-1954-2. https://books.google.com/books?id=9oi64rTVwNMC&pg=PA88. 
  8. Linda T. Elkins-Tanton (2006). Mars. Infobase Publishing. pp. v–vi. ISBN 978-1-4381-0726-4. https://books.google.com/books?id=eJ3y870Hxp4C. 
  9. Yukio Ohashi, 1999, 719–721 битләр.
  10. Pingree, 1973, 2–3 битләр.
  11. Erik Gregersen (2011). The Britannica Guide to the History of Mathematics. The Rosen Publishing Group. p. 187. ISBN 978-1-61530-127-0. https://books.google.com/books?id=qZ3zVmLUcjcC. 
  12. James Lochtefeld (2002), "Jyotisha" in The Illustrated Encyclopedia of Hinduism, Vol. 1: A–M, Rosen Publishing, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-8239-2287-1]], pages 326–327
  13. Nicholas Campion (2012). Astrology and Cosmology in the World’s Religions. New York University Press. pp. 110–111. ISBN 978-0-8147-0842-2. https://books.google.com/books?id=MxSr1NT3BLoC. 
  14. Mythology of the Hindus, Charles Coleman, p. 132
  15. Turner, Sir Ralph Lilley aṅgāraka 126. A comparative dictionary of the Indo-Aryan languages. London: Oxford University Press 7. Digital Dictionaries of South Asia, University of Chicago (1962). — «aṅgāraka 126 aṅgāraka '(hypothetical) red like embers', masculine 'charcoal'. 2. masculine 'the planet Mars'. [áṅgāra -- ]1. Pali aṅgāraka -- 'red like charcoal'; Sanskrit aṅārī 2. Pali aṅgāraka -- masculine 'Mars',; Sanskrit aṅāro masculine TuesdayМөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2010. Архивировано 15 декабрь 2012 года.
  16. Gopal, Madan (1990). K.S. Gautam. ed. India through the ages. Publication Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India. p. 75. https://archive.org/details/indiathroughages00mada. 
  17. Walter Slaje (2008). Abhandlungen für die Kunde des Morgenlandes. Otto Harrassowitz Verlag. pp. 22–24. ISBN 978-3-447-05645-8. https://books.google.com/books?id=fD0Ypvxmzj8C&pg=PA22.