Наваграха

Файл:Navagraha.jpg
Наваграхалар, Раджа Рави Варма рәсеме.

Граха (санскр. graha "тоту",[1] ) яки Наваграха (Санскрит телендә, "тугыз йорт") Һинд динендә һәм Һинду астрологиясендә Ходайлар, тугыз планета.[2]

Тугыз граха бар. Аларга Кояш, Ай, Марс, Меркурий, Юпитер, Венера, һәм Сатурн, һәм менүче һәм төшүче айның орбитасы эклиптиканы кисү нокталары, ягъни Раху һәм Кету керә.

Планеталар, күк җисемнәре һәм айның орбитасы эклиптиканы кисү нокталары

Наваграхалар алар:[2]

  1. Сурья (шулай ук Рави буларак мәгълүм), ягъни Кояш
  2. Чандра (шулай ук Сома буларак мәгълүм), ягъни Ай
  3. Мангала, ягъни Марс
  4. Будха, ягъни Меркурий
  5. Гуру, ягъни Юпитер
  6. Шукра, ягъни Венера
  7. Шани, ягъни Сатурн
  8. Раху
  9. Кету

Гыйбадәтханәләр

Үзләре эченә алган яки бер яки барлык тугыз Наваграхага багышланган гыйбадәтханәләр Һиндстанның төрле өлешләрендә бар, мәсәлән, Тамил Надуда. [3]

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкаләнең тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе РУВИКИ проектының Инглиз бүлегендәге «Navagraha» мәкаләсе нигезендә ясалды.


Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Sanskrit-English Dictionary by Monier-Williams, (c) 1899
  2. 1 2 Roshen Dalal (2010). Hinduism: An Alphabetical Guide. Penguin Books. pp. 280. ISBN 978-0-14-341421-6. https://books.google.com/books?id=DH0vmD8ghdMC. 
  3. Anantharaman, Ambjuam (2006). Temples of South India (second ed.). East West. pp. x-xxi, 302–304. ISBN 978-81-88661-42-8. 

Тема буенча өстәмә