Чулпан (планета)

Чулпан яки Венера, Зөһрә (лат. Venus) — Кояш системасының икенче эчке планетасы. Кояш тирәсендә 224,7 җирдәге тәүлек эчендә әйләнеп чыга. Көнбатыш Аурупада планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге матурлык һәм мәхәббәт Венера алиһәсе хөрмәтенә кушылган.

Чулпан — Җирнең күк йөзендә яктырыш буенча Кояш һәм Ай соңыннан өченче объект, аның күренмә йолдызча зурлыгы −4,6m җитә. Венера Җиргә караганда Кояшка якынрак булуы сәбәпле, җирдәге күзәтүче өчен Кояштан беркайчан да 47,8° ка артыграк ераклашмый. Аның иң югары яктырышы Кояш чыгу алдыннан гына яки Кояш бату озак вакыт үтмәстән була, шуңа күрә аны шулай ук Таң йолдызы һәм Шәфәкъ йолдызы дип атыйлар.

Атамалар

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның гарәпчә Зөһрә (иске тат. زهرە‎; «Зөһрә йолдызы») исемен кулланган[4]. Шулай ук төрки Чулпан («Чулпан йолдызы») исеме кулланылышта булган. Хәзер исә бу исемнәр тик нәфис әдәбиятта һәм гади сөйләмдә очрыйлар.

Искәрмәләр

  1. Неторопливая Венера, Lenta.ru (17.02.2012).
  2. Venus: Facts & Figures. NASA. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2007. Архивировано 21 август 2011 года.
  3. Space Topics: Compare the Planets: Mercury, Venus, Earth, The Moon, and Mars. Planetary Society. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2007. Архивировано 21 август 2011 года.
  4. Зөһрә — Зөһрә йолдызы, чулпан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 143.

Тема буенча өстәмә