Марат Яруллин
Марат Мәкъсут улы Яруллин (Марат Яруллин, рус. Марат Максутович Яруллин, 29 май 1993, Актук, Түбән Новгород өлкәсе) — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар җырчысы һәм музыкант, театр һәм кино актеры, модель, алып баручы.
Тормыш юлы
Марат Мәкъсут улы Яруллин 1993 елның 29 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы, Актук авылында туа.
Беренче тапкыр сәхнәгә 2 яшь 10 айлык вакытта Уразовка авылы сабантуенда чыга. 3 яшь 7 айлык вакытында Түбән Новгород Кремль залында «Звездный шанс» бәйгесендә чыгыш ясый. 4 яшендә Мәскәүдә узган Рәшит Ваһапов җырларын башкаручы балалар бәйгесендә лауреат исемен ала. 2013 елда МУЗ ТВның 2 премиясенә лаек була[1].
2010 елда Мәскәүдә «1459 нчы белем бирү үзәге»н тәмамлый, 2010—2015 елларда Мәскәү дәүләт мәдәният институтының актерлык һәм режиссерлык факультетларында укый. Уку вакытында «Стейдж Интертеймент» продюсерлык агентлыгы белән хезмәттәшлек итә башлый, Мәскәүдәге төрле мюзиклларда катнаша. Мондагы беренче роле — «Русалочка» мюзиклында Флаундер[2]. Шулай ук рекламада төшә: 2012 елда «Cosmopolitan» журналында «Одри» кышкы өс киемнәре коллекциясен тәкъдим итә.
2014 елда Татар моңы телевизион конкурсында «Вокал. Соло» номинациясендә лауреат исемен ала[3].
2017 елның 22 декабрендә Мәскәүдә беренче сольный концертын куя, 2019 елның 16 октябрендә кабаттан Мәскәүдә һәм 2019 елның 24 октябрендә Казанда концертлары уза[4].
2018 елда татар телендә «Кемнәр сине шулай яратыр?» дип исемләнгән беренче альбомын чыгара. Түбән Новгород өлкәсе авылларында концертларын куя. Мәскәүдәге беренче концертындагы уңыштан соң, башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, гастроль эшчәнлеген башлый[2].
Музыкаль клиплардан тыш Марат Яруллин төркеме белән кыска метражлы фильмнар төшерә. Беренчесе — «Ал гөлләрем» җырына төшерелгән фильм. Вакыйгалар Актук авылында һәм Мәскәүдә бара. Фильм көлкеле диалогларга һәм профессиональ оператор алымнарына бай. Җыр үзе әдәби татар телендә яңгыраса да, геройлар диалогы сергач сөйләшендә алып барыла[5].
Шәхси тормышы
Әтисе — Мәкъсут Мансур улы Яруллин — авыл мәдәният йорты җитәкчесе. Әнисе — Рафия Җәфәр кызы — укытучы, район үзешчәне, баянда уйный, шигырьләр яза. Абыйсы Ринат — төрле музыка уен коралларында уйный, «Яшьлек» гаилә ансамбле җитәкчесе, апасы Гөлнара — төрле мәдәни-чаралар оештыручысы, алып баручы, татар концертлары, шоу-программалар режиссеры[1].
2025 елның июенендә социаль челтәрдәге шәхси битендә җырчы яңа BMW 7 Series маркалы машинасының фотосурәте белән уртаклаша[6]. Марат Яруллин айлык кеременең бер миллион сумнан башлануын, үзенең бай кроссовкалар коллекциясе хуҗасы булуы, аеруча Jordan кроссовкаларын яратуын хәбәр итә[7]. Буш вакытында футбол, өстәл теннисы, волейбол, су полосы уйный, тимераякта шуа.
Гаилә хәле: өйләнмәгән. Мәтбугат чаралары Марат Яруллинның татар җырчысы Эльмира Нәгыймова белән мөнәсәбәтләрдә булуына ишарәлиләр[8].
Дискография
Марат Яруллинның түбәндәге иҗат альбомнары бар (2025 елның 1 ноябре торышы буенча)[9]:
- Кемнәр сине шулай яратыр, 2018;
- Сагынырсың, 2021;
- Иреңнәрең бал, 2023;
- Дуслар булып калыйк, 2024;
- Җәйге альбом, 2025.
Уйнаган рольләре
Яруллин Беренче җитди актерлык эше — «После школы» комедия сериалында (Россия — Эстония, 2012) Запа роле, икенче фильмы – «Мафия: Игра на выживание» (Россия, 2015) фильмы, өченчесе — «Счастья! Здоровья!» (Россия, 2018) фильмында Ринат Салихов ролен башкара[10].
«Турандот» һәм «Россия» театрларында эшли. «Русалочка» мюзиклында Флаундер ролен (режиссёрлары: Рон Клементс һәм Джон Маскер, 2014); «Итальяно Аморе»да Амур (режиссёр: В. Жуков, 2015) һәм «Русская забава»да Апаллон Алексеевич ролләрен башкара[11].
Казанышлары
- «STARS кино һәм шоу-бизнес академиясе» проектында катнашучы;
- 2008 елда Сочида узган «Роза ветров» халыкара конкурсы җиңүче[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Наш Максут Яруллин // «Туган як». www.ok.ru (1 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Марат Яруллин: «Видеть людей, которые пришли на тебя посмотреть, - это дорогого стоит». чаллы.рф (20 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Гала-концерт VI международного конкурса «Татар моны» прошел в Казани. Татар Информ (3 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Биография (ингл.). vk.com (8 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ История любви: Как обычный парень из татарской деревни столичную девушку покорял». vkvideo.ru (27 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ «Плюс один в гараж»: татарский певец Марат Яруллин показал новую BMW 7 Series (рус.). kazanfirst.ru (10 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Один из самых популярных холостяков татарской эстрады Марат Яруллин раскрыл свой заработок (рус.). kazanfirst.ru (2 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Фирюза Гиниятова. Марат Яруллин: «Хотелось бы жениться один раз и навсегда» (рус.). Татар Информ (15 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Марат Яруллин. Альбомы. Звук. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Марат Яруллин (рус.). Кинориум. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.
- ↑ Официальный сайт. Яруллин Марат, 32, Актёр (рус.). Кинолифт. Поиск актеров. Кастинги. Онлайн пробы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2025.