Мария Заболотная

Мария Ивановна Заболотная (25 май, 1924 - 16 июль 2011) - совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Алтай крае Кулундинский районының «Кулундинский» совхозы сыер савучысы, Социалистик Хезмәт Герое (1971).

Биография

Мария Ивановна Заболотная 1924 елда Алтай краеның хәзерге Кулундинский районы Бессоновка авылында рус крестьян гаиләсендә туа. Тулы урта белем ала алмый.

1937 елда балалар бакчасында ярдәмче эшче булып эшли башлый. 1939 елда «Маяк Ильич» колхозына фермага эшкә килә, бер елдан терлекчелек фермасы бригадиры итеп куялар.[1] Бөек Ватан сугышы елларында терлекчелектә эшли. 1954 елда "Кулундинский" совхозы төзелә, Мария Ивановна шунда эшләргә күчә һәм бу предприятиедә 30 ел эшлие. Сыер саву җитештерүе буенча авыл хуҗалыгы алдынгысы булып китә. Күп еллар җитештерү күрсәткечләре буенча алдынгы урында була.

1971 елның 8 апрелендәге ССРБ Югары Советы Президиумы Указы нигезендә авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм терлекчелектә рекордлы күрсәткечләр алган өчен Мария Ивановна Заболотнойга Ленин ордены, «Серп и Молот» медале һәм Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

1980 елда лаеклы ялга чыкканга кадәр авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә.[2].

Кулунда районының Октябрьский поселогында яши. Мария Ивановна Заболотная 2011 елның 16 июлендә вафат була.

Бүләкләре

Хезмәт уңышлары өчен лаеклы булды: "Серп һәм Молот" алтын йолдызы (08.04.1971), ике мәртәбә Ленин ордены (22.03.1966, 08.04.1971), башка медальләр.

Сылтанмалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Мария Заболотная

Искәрмәләр