Мария Марцун
Мария Антон кызы Марцун ( укр. Марія Антонівна Марцун, рус. Мария Антоновна Марцун, 1894 — 1970) — күмәк хуҗалык җитештерүе новаторы, Украина ССР-ның Житомир өлкәсе Дзержинский (Романов) районының «Украина» күмәк хуҗалыгында звено башлыгы.
Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1953, 1958).
Тәрҗемәи хәле
Мария Антон кызы Марцун 1894 елның 6 апрелендә (иске ысул буенча 25 мартта) Булычев авылында (хәзер Житомир өлкәсе Романов районы) туган.
1934 елдан 1959 елга кадәр Житомир өлкәсе Дзержинский районының «Украина» күмәк хуҗалыгында звено башлыгы булып эшли. Шикәр чөгендереннән югары уңыш алу белән билгеле. 1941 елга кадәр Мария Марцун звеносында уртача уңыш (1 гектардан): чөгендер — 500 центнерга кадәр, тары — 48 центнер, арпа — 33 центнер, бәрәңге — 300 центнер тәшкил итә.
1960 елдан лаеклы ялда.
1949 елдан КПСС әгъзасы. Украина Коммунистлар партиясенең XVII—XIX съездлары делегаты.
1970 елның 20 июлендә вафат була, туган авылында җирләнә[2].
Бүләкләре
- Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое:
- 03.11.1953 — шикәр чөгендеренең югары уңышы өчен,
- 26.02.1958 — авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары өчен.
- 3 Ленин ордены, медальләр, авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең 4 зур алтын һәм 4 бронза медале белән бүләкләнә.
- «Украина» колхозының хөрмәтле звено башлыгы.
Хәтер
«М. А. Марцун исемендәге игенчеләр династиясе музее» бар. 1979 елда ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Мария Марцун һәм аның дәвамчыларын мәңгеләштерү өчен төзелгән. Музей авыл уртасындагы клуб янында урнашкан. Аңа «халык музее» исеме бирелгән. Музейда 4 экспозиция урнаштырылган, анда 130 га якын экспонат исәпләнә.[3]
Туган җирендә аның бронза бюсты куела.[4]
Улы — Социалистик Хезмәт Герое Дмитрий Дорофей улы Марцун.
Искәрмәләр
- ↑ Марцун Мария Антоновна // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Знаменні і пам’ятні дати Житомирщини на 2009 рік 2010 елның 27 март көнендә архивланган. [укр.]
- ↑ «Романів-Колодяжне-Миропіль-Романів» 2010 елның 2 ноябрь көнендә архивланган. [укр.]
- ↑ Про затвердження списку пам’ятників мистецтва, історії та археології Української РСР [укр.]
Сылтамалар
- Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.