Мария Монтессори
Мария Монтессори (итал. Maria Montessori; 31 август 1870 — 6 май 1952) — итальян табибы, педагог, галим, философ, гуманист.
1988 елда ЮНЕСКО ХХ гасырда педагогик фикерләүне билгеләгән дүрт педагог исемлегенә Джон Дьюи, Георг Кершенштейнер, Макаренко Антон Семенович белән беррәттән Мария Монтессорины да кертә[6].
Биографиясе
Мария Монтессори 1870 елның 31 авгусында Италиянең Кьяравалле шәһәрендә туган. Монтессори Италия тарихында хатын-кызлар арасынан беренчеләрдән булып медицина курсларын тәмамлый һәм фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен йөртә.
Мария Монтессори үз педагоглык системасын төзеп бөтен дөньяда танылу ала. Беренче «Монтессори мәктәбе» 1907 елның 6 гыйнварында Рим шәһәрендә аның белән ачыла. Бу мәктәпнең эше тәҗрибәсе нигезендә кулланылган ысуллар соңрак уңышлы үстерелә һәм киләсе еллардагы тәнкыйткә карамастан күп кенә илләрдә танылу ала. 1913 елда Төньяк Америкада Монтессори ысулына игътибар итәләр, әммә шуннан аның белән кызыксыну кими бара.
Башта Монтессори акыл ягыннан артта калган балалар белән эшли, соңыннан ул гади балаларны укытып махсус педагогикадан уртак педагогикага күчә.
Италиядан башка Мария Монтессори озак еллар барча Испания провинциясе Каталонияда һәм Нидерландта яшәгән һәм эшләгән. 1929 елда Голландиядә халыкара Монтессори Оешмасына[7] (AMI) нигез салына.
1936 елда Теософ Җәмгыяте чакыруы буенча Монтессори Нидерландтан Һиндстанга бара, һәм Мадрас, Карачи һәм башка шәһәрләрдә лекцияләр укый, ә азагырак Кодайканалда үзенең мәктәбен ача. Икенче дөнья сугышы төгәлләнгәннән соң Нидерландка күчә һәм биредә 1952 елның 6 маенда Ноордвейк-ан-Зе шәһәрендә вафат була.
Искәрмәләр
- ↑ Bibliothèque nationale de France Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ https://diff.wikimedia.org/2023/01/01/public-domain-day-2023-opening-a-treasure-trove-of-art-science-and-literature/
- ↑ 1 2 Maria Montessori // FemBio-Datenbank (нем.)
- ↑ Maria Montessori // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 1 2 Монтессори Мария // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Кораблёва Т. Ф. Философско-этические аспекты теории коллектива А. С. Макаренко. Автореф. канд. дис. … канд. филос. наук. М., 2000. С. 3.
- ↑ Ойошма хәҙерге замандала үҙ эшен дауам итә.
Сылтамалар
- Мария Монтессори // Энциклопедия «Кругосвет».
- Не просто Мария. Вся правда о Монтессори (матди на mirpap.ru)
- Монтессори: за и против
- Tarraugh Flaherty — Maria Montessori (1870-1952)