Мари-Луиз Колейро Прека

Мари-Луиз Колейро Прека (ингл. Marie Louise Coleiro Preca, 7 декабрь 1958, Корми, Мальта таҗ колониясе) — Мальта сәясәтчесе. 2014 елның 4 апреленнән Мальта президенты. Лейборист фиркасе әгъзасе[2].

Тәрҗемәи хәле

Мари-Луиз Колейро Прека 1958 елның 7 декабрендә Мальта таҗ колониясенең Мальта утравының үзәгендә Корми шәһәрендә туган. Мальта университетын тәмамлый.

1982—1991 елларда партиянең генераль секретаре вазифасын били һәм Мальта партиясен җитәкләгән беренче хатын-кыз була. Моннан тыш төрле чорда социалистик яшьләр милли бюросы әгъзасы, партиянең хатын-кыз бүлеге рәисе (1996-2001) һәм «Il-Ħelsien» фирка газетасының нәшриятчесе була.

1998 елда Лейборист партиясыннан Мальта парламентына депутат итеп сайлана. Альфред Сант фирка җитәкчесе вазифасын калдыргач, яңа лидерны сайлауларда уңышсыз катнаша. 2013 елның мартында Джозеф Мускат хөкүмәте әгъзасы булып, гаилә һәм социаль теләктәшлек министры вазифасын били. 2014 елның мартында илнең премьер-министры аны Мальта президент вазифасына тәкъдим итә һәм тиздән ул бу вазифада раслана[3]. Шул ук елның 4 апрелендә яңа президент үз вазифасын башлый.

Фактлар

  • Мари-Луиз Колейро Прека, Агата Барбарадан соң, хатын-кыз арасынан Мальтаны икенче президенты була[4].
  • Мари-Луиз Колейро Прека Мальтаның иң яшь президенты булып тора[5].

Бүләкләре

Мальта наградалары