Марс Фәтхуллин
Марс Нургали́ улы Фәтху́ллин (Марс Фәтху́ллин; рус. Марс Нургалиевич Фаткуллин; 14 май 1939, Иске Шәйморза, Будённый районы[d], Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 15 апрель 2003, Мәскәү) — совет һәм Россия галиме, физик, СССР Фәннәр академиясенең космонавтлыкка кандидаты. Физика-математика фәннәре докторы (1978), профессор (1988). Космоска очу тәҗрибәсе юк.
Тормыш юлы
1939 елның 14 маенда Татарстан АССРның Будённый районы (хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы) Иске Шәйморза авылында туа[1]. Милләте буенча — татар.
1956 елда Иске Шәйморза авылындагы татар урта мәктәпне тәмамлый. Танк училищесына документларын тапшыра, әмма буе артык озын булганга кабул ителми[2].
1961 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын «физик» белгечлеге буенча тәмамлый. 1965 елда Җир магнетизмы, ионосфера һәм радиодулкыннар таралу институтының (ИЗМИРАН) аспирантурасын тәмамлый, диссертация яклый һәм физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. 1978 елның 17 ноябрендә докторлык диссертациясен яклый[2][1].
1961 елдан Мәскәү өлкәсенең Троицк шәһәрендә ИЗМИРАНда эшли: инженер, фәнни хезмәткәр, 1968 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1988 елдан — профессор, 1990 елдан — бертөрле булмаган ионосфера физикасы лабораториясе мөдире була[3].
Фәнни кызыксынулары өлкәсенә ионосфера физикасы, кояш-җир физикасы, өлешчә ионлашкан газлар электродинамикасы, физик процессларны математик һәм физик модельләштерү һәм кыска дулкыннарның ионосферада таралуы керә[2][1].
Җиде монография һәм күпсанлы фәнни мәкаләләр авторы[2].
Космик очышка әзерлек
1966 елның сентябрь–октябрендә ЦНИАГта космонавт-галимнәр төркемендә (Фәннәр академиясенең беренче җыелмасы) космонавтлыкка кандидат буларак медицина тикшерүе уза. 1966 елның 31 октябрендә Баш медицина комиссиясеннән махсус күнегүләргә рөхсәт ала[2].
1967 елның 22 маенда СССР Фәннәр академиясенең космонавтлыкка кандидатлар төркеменә кабул ителә. 1967 елның июненнән 1968 елның июненә кадәр Космонавтлар әзерләү үзәгендә гомуми космик әзерлек уза, очышның фәнни программасы булмау сәбәпле резервка күчерелә[2][3].
Марс Фәтхуллин космонавтлар отрядына эләккән беренче Татарстан кешесе була. Ул совет ай программасында катнашырга әзерләнә, әмма космик корабльнең авариясе сәбәпле программа туктатыла[4].
1968 елның августында ИЗМИРАНга кайта. 1970 ел ахырында, космик очыш перспективасын күрмәгәнгә, үз теләге белән төркемнән чыга һәм медицина тикшерүләрен узудан баш тарта[5].
Фәнни һәм педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Инглиз телен камил белә, фәнни хезмәтләрне тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Күп тапкырлар чит ил командировкаларында (Индия, Германия) була, СССР Фәнншр академиясенең Төрекмәнстан һәм Казакстандагы бүлекчәләре кураторы була[6].
2003 елның 15 апрелендә Мәскәүдә инсульттан вафат була. 2003 елның 19 апрелендә Мәскәүнең Троекурово зиратында җирләнә[2].
Фәнни эшләре
- Фаткуллин М. Н., Зеленова Т. И., Козлов В. К., Легенька А. Д., Соболева Т.Н. Эмпирические модели среднеширотной ионосферы. — Москва: Наука, 1981.;
- Солодовников Г.К., Новожилов В.И., Фаткуллин М.Н. Распространение радиоволн в многомасштабной неоднородной ионосфере. — Наука, 1990. — 198 с..
Гаиләсе
- Әтисе — Фәткуллин Нургали Шәрциҗән улы, 1885 елда туган, район башкарма комитеты хезмәткәре;
- Әнисе — Фәткуллина (Яфизова) Нурлада Сафиулла кызы, 1896 елда туган, колхозчы;
- Апасы — Фәткуллина Мәсхүдә Нургали кызы, 1926 елда туган;
- Абыйсы — Фәткуллин Рөстәм Нургали улы, 1928 елда туган;
- Абыйсы — Фәткуллин Фидаи Нургали улы (1931 — 11.2000), Казан университетында кафедра җитәкчесе була һәм хокук фәнен укыта, күпсанлы монографияләр һәм фәнни мәкаләләр авторы;
- Апасы — Әзизова (Фәткуллина) Радия Нургали кызы, 1934 елда туган;
- Хатыны — Фәткуллина (Горбачева) Валентина Алексеевна (12.05.1939 — 02.12.2000);
- Кызы — Колосова (Фәткуллина) Лада Марс кызы, 1965 елда туган;
- Кызы — Фәткуллина Сабина Марс кызы, 1971 елда туган[2].
Бүләкләре
Медальләр белән бүләкләнә[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Усманов Р.Г. Фәткуллин Марс Нургали улы. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Марс Нургалиевич Фаткуллин. Astronaut.ru (2 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Румянцев Евгений. Космический мемориал / Фаткуллин Марс Нургалиевич. sm.evg-rumjantsev.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Марс Фаткуллин: он вошел в число перспективных ученых. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ Безменов Владислав. Четыре татарина из «Звездного отряда» и один физик-ядерщик. Татар-информ (12 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
- ↑ «Вошел в число перспективных ученых»: как физик из Казани готовился к полету на Луну. Татар-информ (12 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.