Мастер һәм Маргарита (фильм, 1994)
«Мастер һәм Маргарита» (рус. Мастер и Маргарита) — Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романының 1994 елда режиссёр Юрий Кара тарафыннан төшерелгән экранизациясе. Фильм 2011 елга кадәр режиссёр һәм фильм хокуклары иясе — «ТАМП» фирмасы продюсерлары белән, соңрак Булгаковның өченче хатыны Елена Шиловскаяның варислары Шиловский һәм Писарчиклар белән каршылыклар аркасында чыкмады.
Шулай ук, фильмның озынлыгы да (режиссёр юрамасы буенча, 3 сәгать 20 минут) каршылыклар тудырган: продюсерлар таләбе буенча ул ике сәгатькә генә калдырыла, моның өчен күп кенә сюжет сызыклары төшереп калдырыла. Бу инде актёрларның канәгатьсезлек китереп чыгара.
Эчтәлеге
30-нчы еллар Мәскәвенә сәер чит ил кешсе Воланд килә, чынлыкта ул Иблис була һәм үзе белән иярченнәрен ияртә. Ул мәскәүлеләрнең ничек үзгәргәннәрен белергә тели. Кешеләр шундый ук калган... Тамашачы алдыннан төрле совет кешеләренең сатирик образлары галереясы үтеп китә, ул кешеләрнең барысы да эшләренә күрә җәза ала.
Фильмның параллель сызыгы — Иешуа Га-Ноцри һәм Яһүд иле прокураторы Понтий Пилат турындагы роман.
Актёрлары
Романнан аерымлыклар
- Иблис балында Владимир Ленин, Иосиф Сталин, Адольф Гитлер катнашалар.
- Левий Матвей Воланд янына килгәч, Иешуаның үтенечен түгел, ә боерыгын тапшыра.
- Иң соңгы, финаль өлеш төшереп калдырылган.
Сылтамалар
- «Мастер һәм Маргарита» [ингл.] Internet Movie Database сайтында
- Страница фильма на сайте Льва Дурова (история, отзывы, подборка материалов) [рус.]
- Страница фильма на сайте Kino-online.in.ua 2011 елның 1 март көнендә архивланган. [рус.]
- Как проходили съемки фильма Юрия Кары «Мастер и Маргарита» [рус.]
- Юрий Кара о своем фильме в «Российской газете» [рус.]