Минзәлә Изге Николай чиркәве

Минзәлә Изге Николай чиркәве (рус. Собор в честь святителя Николая Чудотворца, Никольский собор) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан митрополиясе Казан епархиясе Чулман аръягы благочиние округына караучы дини оешма.
Җитәкчесе — иерей Роман Храмутичев.
Адресы: ТР Минзәлә, М. Җәлил урамы, 14нче йорт.

Тарих

Файл:Минзәлә изге Николай чиркәве.jpg
Минзәлә Изге Николай чиркәве
Файл:Г.Ф.Куприянов 2.jpg
Никольский соборы юбилеенда Г. Куприянов (у) икона бүләк итә[1]. Артта Казан һәм Татарстан митрополиты (1988-2015) Анастасий. Минзәлә, 2013

1813 елда Минзәлә шәһәрендә яшәүчеләр акчасына (иң күп акчаны унтер-офицер Дмитрий Ситников кертә) таштан ампир стилендә төзелгән. 1878 елның 1 маенда шәһәрдә чыккан янгында зур зыян күргән. 1880-1890 елларда Алабуганың беренче гильдия сәүдәгәрләре И.И. һәм И.Г. Стахеевлар, Казанның беренче гильдия сәүдәгәре П.В. Щетинкин акчасына яңадан корылган. 1938 елның 29 апрелендә шәһәр халык депутатлары шурасы президиумы карары белән ябылган, авыл хуҗалыгы техникумына бирелгән, озак еллар кинотеатр (1940 елдан), тегермән (1956 елдан) итеп файдаланылган. Шәһәрнең 225 еллыгына район администрациясе башлыгы карары белән дин тотучыларга кайтарып бирелгән. Рөстәм Тарико акчасына һәм «Ритэк» фирмасының матди ярдәме белән үзгәртеп корылган, дин тотучыларга ишекләрен ачкан.

Әдәбият

  1. Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI — начало XX веков). Казань: «Фест», 1998.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Төркемнәр