Митрәле
Митрәле (рус. Митрялы) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Авылга нигезне Темников татарлары 16 гасырда сала.
1866 елга авылда 95 йорт исәпләнгән.
Авыл атамасы керәшен татары Дмитрий белән бәйле дип уйланыла. Чыннан да, керәшеннәрдә Дмитрий исеме Митрәй дип яңгырый.
1986 елда Темников районы Митрал авылында Мордовиядә беренче яңа мәчет төзелә. ул Фәттах Качамасов инициативасы белән төзелә. Фәттах Шәрәфетдин улы бу яңа мәчетнең беренче имамы да була. Шулай итеп, Мордовия мәчетләре тарихында яңа вакытлар башланды: мәчет артыннан яңа мәчет төзелә бара.[1]
Файл:Митрял мәчете.jpg
1986 елда төзелгән мәчет
Искәрмәләр
- ↑ Irek Bikkinin. Mordoviädä islam häm mäçetlär tarixı
- ↑ 1 2 Численность и размещение населения Республики Мордовия (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-25, retrieved 2013-06-22
- ↑ База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-06-22