Михаил Алаев

Ала́ев Михаил Константинович (21.11.1925, Бөгелмә кантоны Васильевка авылы - 16.9.1946, Алмания, Иена шәһәре), Дан орденының тулы кавалеры (27.8.1944, 25.2.1945, 15.5.1946), старшина.

Тәрҗемәи хәле

Милләте буенча мукшы. Туган авылында колхозда эшли. 1943 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең апреленнән Бөек Ватан сугышында; гвардия сержанты, автоматчы, 8-нче гвардияче армиянең 79-нчы гвардияче укчы дивизиясе 216-нчы укчы полкта отделение командиры. 1-нче Беларус фронты гаскәрләре белән Рогачёв-Жлобин (1944), Беларус (1944), Минск (1944), Люблин-Брест (1944) операцияләрендә, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша. 1944 нең 19 июлендә Любомль шәһәре (Волын өлкәсе), 1945 нең 14 гыйнварында Радом шәһәре (Польша) өчен барган сугышта, 1945 нең 19 апреленнән 2 маена кадәр Берлин янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.

Тема буенча өстәмә