Михаил Бондаренко

Михаил Захарович Бондаренко (7 (20) октябрь 1913, Богдановка[d], Черняховская волость[d], Пирятинский уезд[d], Палтау губернасы, Россия империясе27 июль 1947, Түбән Силезия воеводалыгы[d], Польша Халык Республикасы[d]) — ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы елларында 198 нче штурм авиациясе полкының авиаэскадрилья командиры (Югары Башкомандование Ставкасының 4 нче удар авиация төркеме, Көнбатыш фронт); 198 нче штурм авиациясе полкының штурманы (233 нче штурм авиациясе дивизиясе, 1 нче һава армиясе, Көнбатыш фронт).

Тәрҗемәи хәле

Михаил Бондаренко 1913 елның 7(20) октябрендә Россия империясенең Полтава губернасы, Богдановка авылында (хәзерге Украинаның Киев өлкәсе, Яготынский районы) туа. Милләте — украин . 1927 елда авыл мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлый.

1936 елның августыннан — Совет Армиясендә. 1937 елда ул Харьков хәрби авиация очучылар мәктәбен, 1939 елда Кача хәрби авиация мәктәбен тәмамлый.

1939—1940 елларда совет-фин сугышында катнаша, 148 нче истребитель авиация полкының кече очучысы буларак, И-153 «Чайка» истребителендә 17 хәрби очыш ясый. Сугыштан соң Балтыйк буе хәрби округының Хәрби-һава көчләре сафларында хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышында катнашучы. Төньяк-Көнбатыш фронтының 241 истребитель авиация полкының кече очучысы буларак, И-153 «Чайка» истребителе белән 17 хәрби очыш ясый. Сугыштан соң Прибалтика хәрби округының Хәрби-һава көчләрендә (ВВС) хезмәтен дәвам итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Төньяк-Көнбатыш фронтының 241 нче штурм авиация полкы звено командиры буларак, 1941 елның июнь-июль айларында Прибалтикадагы саклану сугышларында катнаша, И-153 истребителе белән 25 хәрби очыш ясый. 1941 елның августында Ил-2 штурмовигында очу буенча белемен камилләштерә. 1941 елның сентябреннән 1942 елның декабренә кадәр 198 нче штурм авиация полкының звено командиры, авиаэскадрилья командиры, штурманы була.

1942 елның декабреннән 1943 елның ноябрене кадәр — 3 нче штурм авиация корпусының пилотлау техникасы буенча инспекторы. Мәскәүне саклау сугышларында һәм Курск сугышында катнаша. 63 хәрби очыш барышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 6 июнендәге "Кызыл Армиянең Хәрби-һава көчләренең җитәкче составына Советлар Союзы Герое исемен бирү турында"гы Указы белән, «фронтта немец илбасарларына каршы көрәш буенча командованиеның хәрби биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм бу вакытта күрсәткән кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен», Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 581) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була[2]. СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 24 августындагы Указы белән майор Михаил Бондаренко икенче «Алтын Йолдыз» медале (№ 7/II) белән бүләкләнә.

Хәрби эшчәнлеге дәвамында барлыгы 94 хәрби очыш ясый, шуларның 79 ы — Ил-2 штурмовигында. 1943—1946 елларда Монинодагы Хәрби-һава академиясендә белем ала, моннан соң хезмәтен Польшада штурм авиаполкы командиры буларак Хәрби-һава көчләрендә дәвам итә. 1947 елның 27 июлендә Польша Халык Республикасының Түбән Силезия воеводалыгы Олава шәһәре районында Одра (Одер) елгасында коенганда батып үлә. Туган ягында — Богдановка авылында җирләнгән.

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Геройның бронза бюсты туган иленә — Киев өлкәсенең Яготынский районының Богдановка авылына куела;
  • Богдановка авылының бер урамына Бондаренко исеме бирелә.

Искәрмәләр

  1. Бондаренко Михаил Захарович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу Военно-воздушных сил Красной Армии» от 6 июня 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 15 июнь (№ 22 (181)). — С. 1. Архивировано 9 ноябрь 2021 года.
  3. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу Военно-воздушных Красной Армии» от 6 июня 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 15 июня (№ 22 (181)). — С. 1.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Михаил Бондаренко  [Тикшерелгән 17 февраль 2009]